Бер елдан артык гомуми практика табибы Ковалева Татьяна Викторовна Ковидлы госпитальдә эшли.
Әле 2020 ел башында ук, пандемия әле башланганда, коронавирус инфекциясенең безгә дә барып җитәчәген белдек. Алабугада ул вакытта ковидлы госпиталь булмаган иде, уртача авырлыктагы пациентлар Яр Чаллыга озатыла иде. Яр Чаллы шәһәре йогышлы авырулар хастаханәсенең баш табибы безнең коллектив белән очрашуда табибларны йогышлы авырулар хастаханәсенә ярдәмгә чакырды - табиблар җитми иде. Мин шунда ук ризалаштым һәм 2020 елның июнендә Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсендә эшли башладым. Ковидлы госпиталь безнең шәһәрдә ачылгач, эшне шунда дәвам иттем. Төрле яшьтәге кешеләрдә авыруның ничек үтүен, әлеге мәкерле авыруның катлаулылыклары һәм нәтиҗәләре белән очрашып, коронавирус йогышы үз күренешләрендә күп төрле һәм әле ахырга кадәр өйрәнелмәгән дигән нәтиҗәгә килгдем
Татьяна Викторовна үзе дә COVID-19 авырган иде. Ул билгеләп үткәнчә, хәзер бу аңа пациентларны дәвалаганда ярдәм итә. "Мин барыбер үземне киләчәктә саклау өчен привика ясаттым. Бары тик вакцинация генә тормышларны коткара ала", - дип билгеләде табиб.
Татҗяна Ковалева хезмәте Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының грамотасы, Алабуга муниципаль районы башлыгының мактау грамотасы белән бәяләнде.