ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы 2022 елга максатлар һәм бурычларны гавами формалаштыру башлану турында игълан итә

2021 елның 13 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы 2022 елга Министрлыкның максатларын һәм бурычларын гавами формалаштыруның башлануы турында игълан итә.

Министрлык экспертлары составына социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар, һөнәри һәм академик берләшмәләрдән 13 кеше керә.

Ел ахырына кадәр экспертлар халык белән бергә киләсе елга министрлыкның иң мөһим эш юнәлешләрен һәм индикаторларын билгеләячәк. Тәкъдимнәр Иҗтимагый совет тарафыннан каралачак һәм ачык онлайн-тавышка чыгарылачак. Татарстанлылар тәкъдим ителгән максатлар һәм бурычлар өчен тавыш биреп кенә калмыйча, үз вариантларын да тәкъдим итә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International