Чукмарлы ФАПы пациентларны кабул итәргә әзер

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе

Бүген Сарман районының Чукмарлы авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Аны бу елның май уртасында төзи башладылар. Бу максатларга федераль бюджеттан сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча 4,0 млн. сум бүлеп бирелгән. ФАП Чукмарлы авылының 242 кешесенә хезмәт күрсәтә. Бәйрәм чарасында район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район үзәк хастаханәсе баш табибы Айрат Галимов, җирлек башлыклары, оешма җитәкчеләре, авыл халкы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International