Ни өчен балаларны гриппка каршы вакциналау мөһим?

2021 елның 17 сентябре, җомга

Түбән Камада, бөтен республикадагы кебек үк, гриппка каршы прививка ясау кампаниясе старт алды. Медицина хезмәткәрләре авырулар сезонына алдан әзерләнергә һәм хәзер үк вакцинацияләнергә киңәш итә.

Беренче чиратта вирустан балаларга, йөкле хатын-кызларга, өлкән яшьтәге кешеләргә, хроник авырулары булган һәм күп кеше белән эшләүчеләргә сакланырга кирәк - бу категорияләрнең барысы да куркыныч зонасында.

Перинаталь үзәк белән 2нче номерлы сырхауханәнең өченче педиатрия бүлеге мөдире Диләрә Шакирова балалар өчен гриппның үз өзлегүләре белән куркыныч булуын әйтте: "еш кына өзлегүләр арасында пневмония һәм бронхит очрый, йөрәк-кан тамырлары системасы ягыннан өзлегүләр булырга мөмкин. Әмма иң куркынычы - ул менингоэнцефалит һәм сепсис".
Табиб Түбән Камага «Ультрикс Квадри» вакцинасы кайтуын искә төшерде, ул А вирусының ике төреннән һәм В вирусының ике төреннән саклый.

"Вакцина 6 айдан 18 яшькә кадәрге балалар өчен эшләнгән, шулай ук бу вакцина белән йөкле хатын-кызлар да прививка ясый ала, - дип аңлатты Д.Шакирова. - Әйе, ышанмый һәм курка торган ата-аналар да бар, кемдер: «без прививка ясаттык һәм шунда ук авырдык», - ди. Тик вакцинада консервантлар юк һәм ул агулы түгел, өстәвенә, кеше гриппка каршы прививка ясатырга һәм башка вирус инфекциясе белән авырырга мөмкин. Әйе, прививка инфекция йогудан 100 процентка сакламый, әмма ул ата-аналар балаларын югалтырлык авыр өзлегүләрдән саклый».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International