2021 елда Бөтендөнья пациентларның куркынычсызлык көненең темасы «аналар һәм яңа туган балаларга ярдәм күрсәткәндә куркынычсызлык» булды. Көн саен йөклелек һәм бала табу белән бәйле сәбәпләрдән 810 якын хатын-кыз үлә.
ТКҮРКПХ составында бала табу бүлеге юк, әмма ике гинекология бүлеге бар, аларда профессиональ табиблар акушер-гинекологлар эшли. Алар 22 атнага кадәр йөклелек белән булачак әниләргә ярдәм итәчәк. Биредә әни булырга ниятләгән хатын-кызларга да квалификацияле ярдәм күрсәтәләр.
Мондый пациентларны дәвалау һәм алып бару мәсьәләләре белән югары квалификацияле табиб акушер-гинеколог Наталья Калыгина шөгыльләнә. Медицинада табиб 40 елга якын. Наталья Евгеньевна ТКҮРКПХнең 1нче гинекология бүлегендә эшли. Ул табиблар һәм аларның пациентлары алдында торган проблемалар һәм бурычлар турында барысын да белә.
- Наталья Евгеньевна, йөкле хатын-кызлар белән эшләгәндә табиб-гинекологлар ешрак нинди проблема белән очраша?
- Әгәр хатын-кыз безгә ярдәм сорап килә икән, безнең төп бурыч - сәламәт бала тусын өчен бу йөклелекне саклап калу. Хатын-кызларның төп хатасы - алар йөклелеккә әзерләнү өчен аз вакыт бирәләр яки аңа бөтенләй әзерләнмиләр. Баланы йөртергә җыенмаган хатын-кызлар безгә бер уч чир белән эләгә. Безгә йөклелекнең башлангыч этабында