75нче яшендә озак авырудан соң Республика клиник хастаханәсенең фәнни-тикшеренү бүлегенең баш фәнни хезмәткәре, югары категорияле табиб-нейрохирург, медицина фәннәре докторы, Татарстан Республикасының Атказанган табибы, профессор Елгизәр Касыйм улы Вәлиев вафат булды.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы наркотикларга каршы өлкәдә проектларны гамәлгә ашыручы коммерцияле булмаган оешмаларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү буенча конкурска коммерцияле булмаган оешмаларның гаризаларын кабул итә башлау турында игълан итә.
ТР сәламәтлек саклау министрлыгында Рәис Чыңгыз Мәхмүтов җитәкчелегендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы Иҗтимагый советның йомгаклау утырышы булды.
Яңа фельдшер-акушерлык пунктын, яңартылган хатын-кызлар консультациясен һәм сырхауханәне капиталь ремонттан соң Актаныш районында ачтылар.
Әлмәттә Радищев урамындагы психоневрология диспансерында, Совет урамындагы туберкулезга каршы диспансерда һәм Түбән Мактамадагы наркология диспансерында капиталь ремонт үткәрелде.
Чистай шәһәренең Водниклар микрорайонында яңа хатын-кызлар консультациясе ачылды.
Яңа ел алдыннан Республика клиник хастаханәсенең 1нче номерлы травматология бүлегендә бәйрәм концерты булды. Пациентлар һәм клиника хезмәткәрләре өчен Александр Федотов җитәкчелегендәге «Добро» казаклар ансамбле чыгыш ясады.
Республика клиник онкология диспансерының белгечләре Түбән Кама табиблары белән паллиатив ярдәм күрсәтү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
НҮРКПХнең Ашыгыч медицина ярдәме станциясе хезмәткәрләре балалар шәһәр хастаханәсе стационарында дәваланучы балаларга Яңа ел бүләген ясадылар.
Яр Чаллы медицина көллиятенең волонтер-студентлары балалар өчен бәйрәм оештырдылар. Шәһәрнең сәүдә үзәкләрендә «Яңа ел могҗизасы» хәйрия фестивале узды.