Яңа ел алдыннан Республика клиник хастаханәсенең 1нче номерлы травматология бүлегендә бәйрәм концерты булды. Пациентлар һәм клиника хезмәткәрләре өчен Александр Федотов җитәкчелегендәге «Добро» казаклар ансамбле чыгыш ясады.