Бүген, Татарстан Республикасы медицина хезмәткәрләре Спартакиадасының өченче көнендә, бадминтон буенча ярышлар узды.
Республика балалар клиник хастаханәсенең «Балачак планетасы» командасы бик яхшы әзерлек һәм спортта чыдамлык күрсәтте, көн йомгагы – ике призлы урын.
Республика балалар клиник хастаханәсе ир-атлары 1 нче урынны яуладылар. Хатын-кызлар командасы 2 нче урынны алды.
Ир-атлар арасында 2 нче урынны Республика клиник хастаханәсе командасы алды, 3 нче урынны Әлмәт һәм Түбән Кама район күппрофильле хастаханәләре командасы алды.
Бадминтон буенча хатын-кызлар арасында Казан шәһәре сәламәтлек саклау идарәсе карамагындагы шәһәр медицина учреждениеләре лидер булды. Бронза медальгә Әлмәт РКХ һәм Түбән Кама район күппрофильле хастаханәсе командалары лаек булды.
