Сәламәтлек саклау министрлыгында «Ел табибы – Ак чәчәкләр» Республика премиясенең «Яшь гвардия» номинациясе турында фикер алышу булды.
«Яшь гвардия» номинациясендә Татарстан Республикасы медицина оешмаларының югары дәрәҗәдәге һөнәри әзерлекләрен, үсешкә омтылуларын, медицина практикасына замана алымнарын кертүләрен һәм медицина җәмәгатьчелеге тормышында актив катнашуларын күрсәткән яшь белгечләре тәкъдим ителә.
Кандидатларны медицина оешмалары җитәкчеләре – кураторлар һәм хезмәттәшләре тәкъдим итте. Шулай ук кандидатлар үзләренең өстенлекләре турында сөйләделәр.