Татарстан шифаханәләре Псковта «Шифаханә-2026» форумында 18 медаль яулады

2026 елның 29 мае, җомга

Псковта 26-29 май көннәрендә узган «Шифаханә-2026» Бөтенроссия форумы тәмамланды. Татарстан Республикасының шифаханә-курорт комплексы, чара йомгаклары буенча 15 алтын һәм 3 бронза медаль яулап, Россия шифаханәсе лидерларының берсе статусын раслады.

Форумда «Татнефть-Кайгырту» (Татнефть-Забота) шифаханәләре, Профсоюзлар федерациясе шифаханәләре, шулай ук Татарстан Республикасының башка ведомство һәм шәхси шифаханә-курорт учреждениеләре катнашты.

 «Татнефть-Кайгырту» «Шифаханә-2026» Бөтенроссия форумының алтын медале белән бүләкләнде. Бүләк «Корпоратив сәламәтлекне формалаштыру өчен социаль мохит булдыру буенча иң яхшы оешма» номинациясендә алынды.

Медицина технологияләре һәм сервис дәрәҗәсе генә түгел, ә Татарстан шифаханәләренең социаль миссиясе дә экспертлар бергәлегенең югары бәясен алды.

Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясенең өч шифаханәсе:  «Ливадия — Татарстан», «Ижминводы» һәм «Жемчужина» — махсус хәрби операция  геройларын һәм аларның гаилә әгъзаларын комплекслы тернәкләндерүнең иң яхшы тәҗрибәләре өчен «Махсус хәрби операция сәламәтлеге»  номинациясендә лауреат булдылар.

Махсус дипломнар белән шулай ук Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе һәм Казан дәүләт медицина университеты бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International