Республика күзләр клиник хастаханәсендә хезмәт коллективында гриппка каршы вакцинациясы вакытынан алдан үтте. Хастаханә персоналы өчен оештырылган күчмә акцияне Казан шәһәрнең 20 нче номерлы сырхауханәнең хезмәткәрләре уздырдылар. Белгечләр прививканы нәкъ менә хәзер ясарга дип кушалар. Чөнки организмның авыруга бирешмәүчәнлеге ике атна тирәсендә оеша.
Яшел Үзән шәһәрендә вакцинация буенча мобиль пункт эшли башлады, кайда һәр теләгән кеше гриппка каршы түләүсез прививка ясый ала. Бөтен дәвалау процедурасы 10 минутка якын вакыт ала. Шул вакыт эчендә Яшел Үзәндә торучылар температура һәм артериаль кан басымын үлчәргә, терапевт һәм эпидемиолог консультациясын алырга, вакцинация үтәргә һәм ясалган прививка турында белешмә алырга өлгерәләр.
Леонид Рошаль Татарстан Республикасының Медицина хезмәткәрләре ассоциациясе утырышында катнашты.
Балалар республика клиник хастаханәсендә медицина персоналында – шәфкать туташларында, администраторларда һәм медицина регистраторларында - пациентка ориентирлашу мөнәсәбәтен оештыруга юнәлдерелгән тренинг узды.
Психолог һәм бизнес-тренер Татьяна Савельева җитәкчелегендә катнашучылар махсус күнегүләр һәм методика аша пациентлар белән аралашу культурасын арттырдылар, конфликт хәлләрне нәтиҗәле чишү буенча адекват ысуллар белән таныштылар. БРКХ җитәкчелеге халыкка медицина хезмәтен күрсәтү сыйфатын арттыру максаты белән мондый дәресләрне киләчәктә дә үткәрергә планлаштыра.
Түбән Кама перинаталь үзәге белән Балалар шәһәр хастаханәсенең медик-социаль ярдәм бүлеге психологы Вероника Филипова “Сәламәтлеккә омтылыш” темасына лекция уздырды. 8нче мәктәпнең 7-8 сыйныф укучыларына ул исерткеч эчемлекләрнең, никотинның һәм башка наркотик матдәләрнең организмга зыян китерүләре турында сөйләде.
14 сентябрьдә Казанда “Гомумтабиб практикасында психик бозылулар” дигән Республика фәнни-гамәли конференциясе булачак. Конференциянең темасы психиатрлар, психотерапевтлар, шулай ук табиб-неврологлар, терапевтлар, гомум практика табиблары белән чикле психик бозылулы авыруларны иртә ачыклау кебек актуаль мәсьәләгә багышланган.
Казанда «Татарстан Республикасының иң яхшы яшь профсоюз лидеры " VIII Республика конкурсы узды. Чистай Сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең профсоюз берләшмәсенең яшьләр советы рәисе, АМЯКСнең фельдшеры Александр Сидоров конкурста Татарстанның республика сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең профсоюз берләшмәсенең вәкиле булды.
Түбән Кама Сәламәтлек саклау идарәсендә грипп профилактикасы буенча брифинг узды. Шәһәр ММЧ журналистлары алдында ТКМР буенча ССИнең җитәкчесе Венера Рахимова, ТР буенча Түбән Кама районы һәм Түбән Кама шәһәрендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кешенең иминлеге өлкәсен күзәтү буенча Федераль хезмәтнең территориаль бүлегенең башлыгы Рөстәм Изиятуллин һәм ТКМР буенча ССИнең баш штаттан тыш белгеч-эпидемиологы Елена Пискарева чыгыш ясадылар.
Туры һәм юан эчәк авырулары буенча пациентларның мөрәҗәгать итүләре арта бара. Озак утыру, дөрес тукланмау, эчәклекнең ялкынсыну авырулары, полиплар яки колоректаль шеш авыруының гаиләдә булуы гемморой, колоректаль шеш авыруының яки башка юан эчәк авырулары белән авырып китү куркынычын арттыра.
Казанга Леонид Рошаль – бөтен дөньяда танылган балалар табибы, хирург, медицина профессоры, Ашыгыч балалар хирургиясе һәм травматологиясе ФТИның президенты килде. Ул ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков белән бергә Гавриил Роман улы Державин һәйкәленә чәчәкләр салды.