БКРХ пациентка ориентирлашу буенча тренинг узды

2018 елның 13 сентябре, пәнҗешәмбе

Балалар республика клиник хастаханәсендә медицина персоналында – шәфкать туташларында, администраторларда һәм медицина регистраторларында - пациентка ориентирлашу мөнәсәбәтен оештыруга юнәлдерелгән тренинг узды.

Психолог һәм бизнес-тренер Татьяна Савельева җитәкчелегендә катнашучылар махсус күнегүләр һәм методика аша пациентлар белән аралашу культурасын арттырдылар, конфликт хәлләрне нәтиҗәле чишү буенча адекват ысуллар белән таныштылар. БРКХ җитәкчелеге халыкка медицина хезмәтен күрсәтү сыйфатын арттыру максаты белән мондый дәресләрне киләчәктә дә үткәрергә планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International