Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә балаларны яклау көне: хастаханә клоуннары кечкенә пациентлар янына килде

2026 елның 1 июне, дүшәмбе

Хастаханә клоуннары Профессор А.Ф. Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә дәваланучы балаларны котладылар. Халыкара балаларны яклау көнендә хезмәткәрләр үзләре бәйрәм костюмнары киде. Хастаханә коллективыннан мондый котлау ел саен күркәм традициягә әверелде.

Клоуннар йөздән артык баланы котлады, аларның һәркайсына бүләк тапшырылды һәм тизрәк савыгу теләге әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International