Гөмбә җыярга керешер алдыннан гөмбәләр белән агулануларны профилактикалау – кешеләр өчен иң мөһим аспект. Төп профилактик чаралар яңа кешеләргә генә түгел, әмма стажлы тәҗрибәле гөмбә җыючыларга билгеле булырга тиеш. Әгәр инструкция үтәлгән булса, агулану ихтималы минималь.
Татарстанлылар WorldSkills Russia 2018 «Яшь профессионаллар»Чемпионатының алтын призерлары булдылар. Аның финалы Южно-Сахалинскта узды. Медицина көллияте студентлары «Медицина һәм социаль тәрбиятәү» һәм «Лаборатор медицина анализы» компетенцияләрендә җиңүчеләр булдылар.
Интеллектуаль милек буенча федераль хезмәт (Роспатент) «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсе» ДАССУ хезмәткәрләре белән эшләп чыгарылган уйлап табылган алымга патент бирде. № 2662896 «1нче беләзектән аргы сөяк буынының артрозын дәвалау алымы» РФ патенты.
Медицинага мондый технологияләрне кертү – зур адым һәм Балалар республика клиник хастаханәсе аны эшли. Элегкрәк капсуллы эндоскопия бары тик өлкән халык өчен кулланылган, хәзер ул балаларга да эшләнә.
Бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында Төркия делегациясе белән очрашу булды. Кунакларга Татарстанның сәламәтлек саклау системасы турында бик кыска итеп ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары И.Р. Фатыйхов, ТРсәламәтлек саклау министры урынбасары А.Р. Гарипов, ТР ССМ махсус программаларын һәм проектларын эшләү һәм гамәлгә ашыру бүлегенең башлыгы Г.М. Волкова һәм ТР ССМның метрологик һәм техник тикшерү, хезмәтне саклау идарәсенең башлыгы Ф.А. Исхаков сөйләделәр.
Татарстан Республикасында 2018 елның13 августыннан башлап 23нә кадәр ТР ССМның «Көчле эчәк йогышларын профилактикалау» тематик ун көнлеге уза. Җәй җитү белән көчле эчәк йогышлары белән авыручылар саны бик арта. Нәкъ шушы вакытта тудыручыларны тышкы мохитта саклау өчен һәм аларның туклану азыкларында һәм суда үрчәү өчен уңайлы шартлар төзелә.
Күчмә эш киңәшмәсен Әлмәт ДПУләрендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина реабилитациясе буенча баш штаттан тыш белгече, Казан шәһ. сугыш ветераннары госпиталенең медицина реабилитациясе үзәгенең фәнни җитәкчесе Резеда Бодрова уздырды. Ул Әлмәт үзәк район хастаханәсенә, «3нче номерлы Әлмәт шәһәр сырхауханәсенә» һәм Әлмәт шәһ. «Татнефть» медсанчастенә килеп китте.
Балык Бистәсенең үзәк район хастаханәсендә 50 фельдшер-акушерлык пунктының урта медицина хезмәткәрләренең район кинәшмәсе булды. Көн тәртибендә балалар һәм өлкән халыкны диспансерлаштыру, онкологик авыруларны иртә стадияләрендә ачыклау һәм вакцинопрофилактикасы мәсьәләләре булдылар. Белгечләр хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы буенча укулар уздыру турында фикер алыштылар. Очрашу ахырында «Ирләр сәламәтлеге» темасына компьютер дизайны плакатларының смотр-конкурсы йомгакларын ясадылар һәм җиңүчеләрне бүләкләделәр.
Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгендә Россиядә эндохирургиягә нигез салучыларның берсе булган, ТР Дәүләт премиясе лауреаты, «Эндохирургия үзәге» АКОның Президенты, үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру буенча бик күп китапларның авторы Виктор Одинцовның «Лидер сәламәтлеге» семинары булды. Хастаханә бүлекләренең һәм бүлекчәләренең җитәкчеләре, өлкән шәфкать туташлары, табиблары һәм бөтен теләүче хезмәткәрләре семинарга зур кызыксыну белән килеп киттеләр.
Казанда «Роналд Макдоналд Йорты» түләүсез гаилә кунакханәсендә «Әкиятләрнең тылсымлы китабы» сериясеннән өченче әкиятнең укылышы узды. Балалар республика клиник хастаханәсенең кечкенә пациентларына Казан актеры Марсель Касыймов укыды.