ЯҢАЛЫКЛАР


10
август, 2018 ел
җомга

1 августтан башлап 10на кадәр Татарстанда «Өлкән яшьтәге гиподинамияне  профилактикалау» дигән тематик ункөнлек уза. «Гиподинамия» дигән термин белән аз хәрәкәтле яшәү рәвешен яки җитәрлек булмаган физик активлыкны билгелиләр. Яхшы сыйфатлы һәм сәламәт яшәү рәвешенә булышлык күрсәтү өчен  һәр кешегә ныграк һәм җыйнаграк булырга булыша торган генә түгел, тик, шулай ук, күп кенә авыруларны кисәтергә һәм гиподинамиянең үсешен булдырмаска сәләтле физик активлык кирәк.

21нче номерлы («Студенческая») сырхауханәсе Иннополиста яшәүчеләр өчен  «Беренче табибка кадәр балаларга ярдәм итү» темасына лекция үткәрде. Табиблар-педиатрлар төрле травмалар вакытында ничек беренче табибка кадәр балаларга ярдәм күрсәтергә сөйләделәр һәм күрсәттеләр. Белгечләр билгеләгәнчә, бу тема, балалар тиктырмас һәм кызыксынучан булагач, шуңа карап төрле (алар арасында травмалар һәм пешүләр беренче урында)  хәлләргә эләгә алалар, бик көнүзәк була. Лекция ахырында бөҗәкләр һәм еланнар тешләү вакытында беренче ярдәм күрсәтү турында медиклар сөйләделәр.

Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле Сария Сабурская Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының, Казан шәһ. Сәламәтлек саклау идарәсенең вәкилләре, шулай ук 10нче номерлы Шәһәр сырхауханәсенең вәкилләре катнашуларында күчмә киңәшмәне оештырды. Эш очрашуы барышында сәламәтлек саклауга һәм медицина ярдәменә гражданнарның хокукларын үтәү мәсьәләләре турында, Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең порталы аша табибларга язылырга алу турында һәм медицина персоналының пациентлар белән аралашу культурасы турында фикер алыштылар. Белгечләр  «Халык контроле» ТР дәүләт мәгълүмат системасында басылып чыгарылган хәбәрнамәләрне сыйфатлы карап тикшерү артыннан һәм сәламәтлек саклау учреждениесенең эше турында социаль челтәрләрдә урнашкан файдаланучылар фикерләренә үз вакытында илтифат итү артыннан даими тикшерүне тәэмин итүнең кирәклеген билгеләделәр.


9
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков Казахстан Республикасы Алма-ата өлкәсенең делегациясе белән очрашты. 

Лениногорск ҮРХдә гражданнарның льготалы категорияләрен дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча киңәшмә булды. 2017 ел белән чагыштырганда, компенсацияләр файдасына дарулардан баш тартучылар саны кимеде. Белгечләр уңай динамиканы билгеләделәр: тормыш өчен кирәкле һәм мөһим дару препаратларының  исемлеге һәр елны яңартыла. Исегезгә төшерәбез, 2019 елга дару препаратларын алуны яңадан башлар өчен Россия Пенсион фондына гариза бирергә кирәк – мәҗбүри 1 октябргә кадәр.

 

Республика клиник хастаханәсе  травматология бүлекләренең хезмәткәрләре низагсыз аралашу тренингында катнаштылар. Медицина психологы Ольги Завгородняя җитәкчелегендә катнашучылар низаглы хәлдән чыгуларны һәм аны чишүләрне, бәхәскә юл куймау һәм әнгәмәдәшне тыңлый һәм ишетә алу буенча сәләтләрне үстерү мөмкинлекләрен карап тикшеделәр.

«ФрисландКампина» компаниясе вәкилләренең делегациясе җитлекми туган һәм патология  белән туган балаларның ашатуы белән танышу  максатында Балалар республика клиник хастаханәсенә килеп китте. Визит барышында кунаклар учреждение инфраструктурасын өйрәнделәр. Делегатларга яңа туган һәм җитлекми туган балаларның бүлеген, азыклар саклау пунктларын, яңа туган балаларны реанимацияләү бүлеген  һәм реанимацион консультатив үзәкне күрсәттеләр. Клиника хезмәткәрләре сабыйларны ашатканда кулланыла торган катнашмаларның төрләре турында җентекләп сөйләделәр. «ФрисландКампина» компаниясе Президенты Берндт Кодден БРКХдә эш процессын оештыруның югары дрәҗәсен билгеләде һәм хезмәттәшлектә кызыксыну белдерде.


8
август, 2018 ел
чәршәмбе

Казанда бәйлелекле кешеләрнең мәсьәләләренә багышланган беренче Җилкәнле көймә регатасы узды. ТР Ресоциализация Фондының Кубогына Җилкәнле көймә регатасын Республика наркологик диспансерның баш табибы Илгиз Әхмәтҗанов һәм Җилкәнле көймә спорты Федерациясенең җитәкчесе Вадим Трофимов тантаналы рәвештә ачтылар.

Россиянең аерым регионнарында, шул санда Татарстанда, яңа туган балалар арасында үлем санының артуы билгеләнде. Моның турында масса-күләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә мәгълүмат пәйда булды. Авторлар балаларның үлү сәбәпләре турында сөйлиләр һәм балалар туу статистикасына таяналар.


7
август, 2018 ел
сишәмбе

Социаль хезмәтләрнең җыелмасын дарулар рәвешендә алудан баш тарткан Татарстанда яшәүчеләрнең саны  ИФОдагы һәм тулаем Россия буенча санына караганда түбәнрәк. Республика буенча баш тартучы кешеләр буенча күрсәткеч 66,9 процент, округ буенча – 82,5 процент, РФ буенча – 75 процент  тәшкил итә. Моның турында бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков белдерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International