Казанда сәламәтлек саклауга һәм медицина ярдәменә гражданнарның хокукларын үтәү турында фикер алыштылар

2018 елның 10 августы, җомга

Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле Сария Сабурская Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының, Казан шәһ. Сәламәтлек саклау идарәсенең вәкилләре, шулай ук 10нче номерлы Шәһәр сырхауханәсенең вәкилләре катнашуларында күчмә киңәшмәне оештырды. Эш очрашуы барышында сәламәтлек саклауга һәм медицина ярдәменә гражданнарның хокукларын үтәү мәсьәләләре турында, Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең порталы аша табибларга язылырга алу турында һәм медицина персоналының пациентлар белән аралашу культурасы турында фикер алыштылар. Белгечләр  «Халык контроле» ТР дәүләт мәгълүмат системасында басылып чыгарылган хәбәрнамәләрне сыйфатлы карап тикшерү артыннан һәм сәламәтлек саклау учреждениесенең эше турында социаль челтәрләрдә урнашкан файдаланучылар фикерләренә үз вакытында илтифат итү артыннан даими тикшерүне тәэмин итүнең кирәклеген билгеләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International