Бүген ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков Казахстан Республикасы Алма-ата өлкәсенең делегациясе белән очрашты. Делегатлар игътибарына ТР сәламәтлек саклау системасы турында презентация тәкъдим ителде. Кунакларга республикада гамәлгә ашырылучы инновацион проектлар турында, шулай ук дәвалау учрежденияләрендә кертелгән яңа технологияләр турында сөйләделәр. Очрашу төгәллендә яклар истәлек бүләкләр белән алмаштылар һәм хезмәттәшлек турында сөйләшеп килештеләр.