ЯҢАЛЫКЛАР


14
март, 2018 ел
чәршәмбе

Казанда Татарстан Республикасы фармацевтика хезмәтенең 2017 ел эчендә эш йомгаклары һәм 2018 елга бурычлары буенча республика киңәшмәсе узды.

Диспансерлаштыру аркасында Түбән Кама районы яшәүчеләрендә онкологик авыруларның 70,3 % иртә стадиясендә ачыкларга унышлы булды. Моның турыда район Горздравының бүген узган йомгаклау медицина советында Түбән Кама районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе Венера Рәхимова хәбәр итте.

Регионара клиник диагностик үзәкнең эндоскопия һәм хирургия бүлеге белгечләре холедохолитиазны (үт ташы авыруы ачыклануының бер формасы, кайчан ташлар үт куыгында түгел, ә үт юлларында табылалар) эндоскопик дәвалауның һәм манипуляциядән соң  өзлегүләр профилактикасының яңа алымын эшләп чыгардылар һәм керттеләр. РКДҮдә бу алым 10 ел дәвамында эшләнде.

Казанда РИТЭК «ЛУКОЙЛ» ААҖнең социаль һәм мәдәни проектларының IX конкурсы башланды. Конкурста коммерцияле булмаган дәүләтнеке булмаган оешмалар, дәүләт, муниципаль, бюджет учреждениеләре, предприятиеләре һәм оешмалары, җирле үзидарә органнары катнаша алалар.

ТР Дәүләт киңәшчесе, Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу Республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиевнең Рәхмәт хатын Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов кулыннан Чистай үзәк район хастаханәсенең баш табибы Рәис Мостафин алды.


13
март, 2018 ел
сишәмбе

12 марттан башлап 21 мартка кадәр Татарстанда туберкулезны профилактикалау буенча ункөнлек уза. Ул Бөтендөнья туберкулез белән көрәш көненә (24 март) туры китерелгән.

Бүген Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенең баш табиб урынбасарлары үзләренең дөрес яза белүләрен  «Тоталь диктантта» тикшерделәр. Учреждение хезмәткәрләре Лев Толстойның «Сугыш һәм солых» романыннан өзекне яздылар. Бу авторның тексты очраклы гына сайланмаган – 2018 ел Бөек рус язучысы Лев Толстой елы дип игълан ителде.

Татарстанда гражданнарның мәсьәләләре, шикаятьләре һәм тәкъдимнәре буенча «Халык контроле», ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының тәүлек буе эшли торган «кайнар элемтә» телефоны, шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының сайтында «Гражданнар мөрәҗәгате» интернет-кабул итү бүлмәсе эшли.


12
март, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов масштаблы ремонттан соң ачылган 2нче номерлы балалар шәһәр сырхауханәсенә килеп китте. Сырхауханә Казанның Вахитов һәм Совет районнарында яшәүче 17 яшькә кадәр булган балаларга, шулай ук 28 балалар бакчасы тәрбияләнүчеләренә һәм 20 мәктәп укучыларына медицина ярдәмен күрсәтә.

«Россия авыл яшьләренең союзы» Гомумроссия яшьләр иҗтимагый оешмасы үзләренең шәхси үсешләре өчен шартлар тудыру максаты белән авыл территорияләрендә яшьләр арасында иҗтимагый лидерларны ачыклауга бөтенроссия конкурсын ачып җибәрә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International