ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2018 ел
җомга

Казан хосписы карамагындагы балалар өчен «Креатив-квинтет» халык уен кораллары ансамбле чыгыш ясады. Яшь музыкантлар домрада һәм баянда танылган композиторлар әсәрләрен уйнадылар. Хоспис хезмәткәрләре билгеләгәнчә, коллектив күтәренке энергия җыйдырды – хоспис карамагындагы балалар биергә чыктылар.

Түбән Кама районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсендә 2017 ел эчендә югары технологияле медицина ярдәмен күрсәтүнең йомгаклары буенча киңәшмә узды.

Бүген Казанның 21нче шәһәр сырхауханәсенә КДМА җәмәгәтьчелек сәламәтлеге, икътисад һәм сәламәтлек саклау белән идарә итү кафедрасының курсантлары килеп киттеләр. Делегация башында кафедра мөдире, м.ф.д., профессор Тамара Садыйкова килде.

Татарстанда гражданнарның мәсьәләләре, шикаятьләре һәм тәкъдимнәре буенча «Халык контроле», ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының тәүлек буе эшли торган «кайнар элемтә» телефоны, шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының сайтында «Гражданнар мөрәҗәгате» интернет-кабул итү бүлмәсе эшли.


15
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бу көннәрдә Казанда фотодинамик терапия һәм флуоресцентлы диагностика буенча төрле белгечлекләр табибларының квалификацияләрен күтәрүнең һөнәри программасы уза.

«Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһ. медик-санитар бүлегендә 2017 елда югары технологияле медицина ярдәмен күрсәтүнең йомгакларын ясадылар.

Бүген элеккеге медицина хезмәткәре Глафира Иосиф кызы Гойхберг 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул Украинада туа, аннары Сталинград өлкәсенә күчә, кайда сугыш еллары авырлыкларын кичерә. Гришино утарында кырларда эшләде һәм хәрбиләр өчен кисетлар текте. Сугыштан соң медицина училищесын тәмамлады һәм шәфкать туташы булып эшли башлады.

18 мартта Түбән Каманың һәм районының сайлау участокларында Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенең фельдшерлары дежур торачаклар, ашыгыч медицина ярдәме станциясе бригадаларының эшләрен көчәйтәчәкләр. Ә барлык теләүчеләр, шушы сайлау участокларына килеп, белгечләр консультациясен ала алачаклар. Сәламәтлек хәлате буенча хастаханә ятагына эләгүче түбәнкамалылар стационарда тавыш бирәчәкләр.

Март – халыкара юан һәм туры эчәкнең яман шеше белән көрәш ае. Дөньяның барлык әйдәүче илләрендә авыруның бу төре онкологик патологияләр структурасында әйдәүче урыннарның берсендә тора.


14
март, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Яр Чаллыда капиталь ремонттан соң ике 4нче номерлы һәм 6нчы номерлы балалар шәһәр сырхауханәсен ачтылар. Тантаналы чарада ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм шәһәр мэры Наил Магдеев катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International