ЯҢАЛЫКЛАР


29
август, 2017 ел
сишәмбе

Мамадышта Шәһәр көненә багышланган бәйрәм чарасында йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау буенча «Сәламәтлек почмагы» акциясе узды. Акция кысаларында барлык теләүчеләр үзләренең артериаль кан басымнарын үлчәтә, инсультның һәм инфарктның килеп чыгу куркынычын билгели һәм медиклар консультациясен ала алдылар.

«Студенческая» сырхауханәсенең медиклары тарафыннан 5 500 артык казан студентына прививка ясалды. Вакцинацияләү «Студенческая» 4 нче номерлы шәһәр сырхауханәсе» ДАССУдә, шулай ук 12 000нән артык студент яши торган Универсиада Авылында үткәрелә.

Чүпрәле районының Кече Уби саласында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Тантаналы чара Республика көнен һәм районның барлыкка килүен бәйрәм итү кысаларында узды. Авыл халкы өчен яңа ФАПның ачылуы әһәмиятле вакыйга булды. Ачылу белән аларны РФ Дәүләт думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов, ТР Дәүләт советы депутаты Ринат Гайзатуллин, Чүпрәле районы башлыгы Александр Шадриков котладылар.

Ел саен уздырыла торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында Тәтеш үзәк район хастаханәсендә яшь укучыларга тантаналы рәвештә бүләкләр тапшырдылар. Унбиш хастаханә хезмәткәрләренең балалары комплектланган портфельләр һәм татлы ризыклар алдылар.

Татарстанда гражданнарның сораулары, шикаятьләре һәм тәкъдимнәре буенча «Халык контроле», ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының бердәм тәүлек буе эшли торган «кайнар элемтә» телефоны, шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтының «Гражданнар мөрәҗәгатьләре» бүлегендә интернет-кабул итү бүлмәсе эшли.

Балалар республика клиник хастәханәсеның онкогематология бүлегендә Белем көненә багышланган бәйрәм булды. Балалар республика клиник хастәханәсенең кечкенә пациентларының Казан шәһәре Идел Буе районының Мәктәптән тыш эшләр үзәге артистларының күңелле җырлары, конкурслары һәм чыгышлары белән күңелләрен күтәрделәр.


28
август, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Түбән Кама буенча «Сәламәтлек трамвае» йөрде, анда һәр теләүче үз организмның хәлен тикшерә алды. Түбән Камада торучылар артериаль кан басымын үлчи, шулай ук артериаль канның кислород белән туендыру дәрәҗәсен бәяли алдылар.

Казан шәһ.18нче номерлы Үзәк шәһәр клиник хастаханәсе югары технологияле медицина ярдәмен күрсәтүгә Росздравнадзор лицензиясен алды. Тантаналы шартта хастаханәнең баш табибы Ринат Җәләлдиновка ТР буенча сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтү буенча Федераль хезмәтнең территориаль органы җитәкчесе Рөстәм Сафиуллин лицензияне тапшырды.

ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «Менделеевск үзәк район хастаханәсе» ДАССОның баш табиб вазыйфасына Оксана Алексей кызы Бахматова билгеләнде.

2017 елның 21 августыннан башлап 27 августына кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 7613 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 1855 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 5686– төрле авыруларга, шул санда 194 инсультка һәм 56 инфаркта туры килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International