Казанда атна эчендә ашыгыч ярдәм хезмәтенә мөрәҗәгатьлар саны артты

2017 елның 28 августы, дүшәмбе

2017 елның 21 августыннан башлап 27 августына кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 7613 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 1855 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 5686– төрле авыруларга, шул санда 194 инсультка һәм 56 инфаркта туры килде.

Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 109 тапкыр чыктылар. Бәхетсезлек очракларына ашыгыч ярдәм 1206 тапкыр, шул санда ЮТҺ урыннарына 61 тапкыр чыкты. Шул ЮТҺдә 65 кеше зыян күрде. 38 кеше дәвалау оешмаларына китерелде, 1 кеше ЮТҺ нәтиҗәсендә вафат булды.

 Янгыннарга узган атнада ашыгыч ярдәм медиклары 31 тапкыр чыктылар.

Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 234кә артты (авырулар, бәхетсез очраклары һәм бала табулар исәбенә).  

Чакырулар саны ЮТҺ буенча – 9га, янгыннар буенча –  6га, бала табулар буенч – 20гә, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча – 17гә  артты. Мөрәҗәгатьләр саны көчле миокард инфарктлары буенча 23кә кимеде.  Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 389га артты.

Исегезгә төшерәбез,  «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International