ЯҢАЛЫКЛАР


11
август, 2017 ел
җомга

ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин Яр Чаллыда шәһәр сырхауханәләрендә капиталь ремонтны уздыруның барышы белән танышты. Ул «2нче номерлы Шәһәр хастаханәсе» ДАССОна аерым игътибар бирде.

Яр Чаллыга Балалар республика клиник хастаханәсенең табиблар бригадасы командировкага җибәрелде. Визит максаты – оештыру-методик ярдәм һәм Яр Чаллы шәһ. һәм ТР төньяк-көнчыгыш регионнары муниципаль районнарының балалар халкына диспансер күзәтүләрен уздыру.


10
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Әлмәткә ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин килеп китте. Район башлыгы Айрат Хәйруллин, «Татнефть» ПАҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мухамадеев, Әлмәт районы буенча сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Вера Головина озатып баруларында министр медицина оешмаларына килеп китте. Ул оешмаларда «Татарстан Республикасы сырхауханә оешмаларының капиталь ремонты» республика программасы чикләрендә тулы куәттә ремонт эшләре бара.

Медицина  профилактикасы үзәгенең белгечләре бүген сәламәт яшәү рәвешенә, җәрәһәтләнү профилактикасына багышланган акция белән  пляжга чыктылар. Шулай ук алар су өстендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә тешерделәр.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорск үзәк район хастаханәсенә килеп китте, анда ул яңа кан тамырлары үзәген карап чыкты. Монда 6 койкага нейрореанимация бүлмәсе, 24 койкага кан тамырлары авырулары өчен палаталар, 2 дәвалау физкультурасы кабинеты, персонал өчен кабинетлар, санитар бүлмәләр, кинезотерапия кабинеты урнашканнар.

26 октябрьдә Казанда шәфкать туташларының «Медицина ярдәменең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итүдә шәфкать туташы роле» дигән Бөтенроссия конгрессы ачылачак. Конгресста шәфкать туташы һәм пациент бердәм хәрәкәт итү буенча иң яхшы россия һәм халыкара белгечләр  тәҗрибәсе тәкъдим ителәчәк.

Бүген Казан шәһ. 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсендә «Хәрәкәт шатлыкка» – Бехтерев авыруы һәм башка ревматик авырулар белән пациентлар өчен мәктәп уза. Мәктәп бөтен кызыксынган пациентларны һәм табибларны җыйды.

Инсульт – ул ми каны агуның киметүе белән яисә ми тукымасына кан йөгерү белән чакырылган хәл. Ул һәрвакыт инде булган патологик процессның өзлегүе яисә ешрак, озак вакытлар үзенең симптомнары турында хәбәр иткән авырулар.

Нинди даруларны үзең белән алырга – шундый сорау отпускка китү алдыннан күп кешене дулканландыра. Юлга үзең белән медиклар килеп җиткәнче беренче ярдәм үзеңә һәм якыннарыңа күрсәтү өчен иң кирәкле әйберләр алырга кирәк.

Августта талпаннар активлыкларының икенче күтәрелүе билгеләнә. Талпаннар авыр вируслы авыруларны –  талпан энцефалитын  һәм талпан иксод боррелиозын (Лайм авыруын) таратучылар булырга мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International