ЯҢАЛЫКЛАР


8
август, 2017 ел
сишәмбе

Талпаннар авыр вируслы авыруларны – талпан энцефалитын һәм талпан иксод боррелиозын (Лайм авыруын)  таратучы булырга мөмкин. Талпан энцефалиты – кешеләрнең авыр йогышлы авыруы, ул үзәк нерв системасына зыян китерә. Кешене йоктыру талпан ябышу вакытында була. Очракларның күбесендә инкубацион чор 7–14 көн, сирәк 1 көннән башлап 30 көнгә кадәр тәшкил итә.


7
август, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елның 10 августында Казанда Бехтерев авыруы белән һәм башка ревматик авырулар белән пациентлар өчен уникаль дәресләр узачак. Казанлыларга күнегүләрнең тулы комплексын күрсәтәчәкләр, практик дәресне уздырачаклар һәм мөстәкыйль дәресләр методикасын җентекләп  аңлатачаклар. Киләчәктә пациентлар мөстәкыйль рәвештә физкультура белән шөгыльләнә алыр өчен һәм үзләрен яхшы физик формада тоту өчен мастер-классны оештыручылар барысына күнегүләр һәм методик рекомендацияләр язылган дисклар бирәчәкләр.

Татарстанда мәсьәләләр, шикаятьләр һәм гражданнарның тәкъдимнәре буенча «Халык тикшерүе», ТР сәләмәтлек саклау Министрлыгының бердәм тәүлек буе эшли торган «кызу линия» телефоны, шулай ук интернет-кабул итү бүлмәсе сәләмәтлек саклау Министрлыкның сайтында «Гражданнар мөрәҗәгатьләре» бүлегендә эшлиләр.

2017 елның 31июленнән башлап 6 августына кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 7583 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 1433 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 5783– төрле авыруларга, шул санда 185 инсультка һәм 60 инфаркта туры килде.


4
август, 2017 ел
җомга

9 августта Кайбыч үзәк район хастаханәсендә Кайбыч районында тручылар канга мохтаҗ булучы кешеләргә ярдәм итә алалар – шушы көнне 9.00 башлап 15.00 кадәр оешмада Донор көне узачак.

Тире яман шеше – ул яман күзәнәкләр белән тиренең зарарлануы. Клиник авырулар төрлечә беленә. Кагыйдә буларак, бу  гадәти булмаган тигез булмаган кырыйлар белән миңнәр, яралар, төенчекләр. Кайвакыт тире шешләре авыртуны һәм дискомфортны чакыралар, ләкин шуның белән бергә бөтенләй авыртусыз була алалар. Пляжда ял итүне һәм солярийны яратучылар еш кына тире яман шешенең корбаннары булалар.

Балалар республика клиник хастаханәсендә диагностик һәм дәвалау мөмкинлекләре ел саен арталар. Белгечләр һәм республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы бергәләп эшләү аркасында яңа технологияләр һәм дәвалауның алымнары кертелә, Татарстан һәм Россия хәйрия фондлары булышлык күрсәтәләр.

Профориентация эшенең һәм үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында бүген «Серго исемендәге завод» Җитештерү берләшмәсе» Акционер җәмгыятенең профориентация буенча киңәйтелгән Советы утырышында фикер алыштылар. Утырышта кадрлар мәсьәләләрен чишү максаты белән предприятие белән гамәлгә ашырган проектлар турында сөйләделәр. Хәзерге вакытта аеруча актуаль булучы медицина кадрларының җитмәү мәсьәләсенә дә кагылдылар.

Атнага бер ничә тапкыр хастаханә клоуннары Балалар республика клиник хастаханәсенә килеп китәләр. Алар көлү – авыруларга һәм начар кәефкә каршы корал дип ышаналар. Клиника пациентларына шатлыкны хастаханә клоуннары 2011 елдан бирле бүләклиләр.


3
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Казанда «Медицина оешмасының үсеш максатын ирешү өчен  стратегик һәм проектлы идарә итү коралларын куллану» дигән семинар башланды. Татарстан сәламәтлек саклау тармагының барлык дәрәҗә җитәкчеләре татарстан сәламәтлек саклавы өчен хәзер көнүзәк булучы проектларны нәтиҗәле гамәлгә ашыру өчен кирәкле коралларны билгеләргә һәм кулланырга җыелдылар. Өч проект турында фикер алыштылар: дуслык сырхауханәсе, сәламәтлек саклау өлкәсендә мәгълүматлаштыру һәм Сәламәтлек үзәкләрен оештыру.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International