2017 елның 31июленнән башлап 6 августына кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 7583 чакыру керде. Җәмәгать урыннарына 1433 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 5783– төрле авыруларга, шул санда 185 инсультка һәм 60 инфаркта туры килде.
Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 108 тапкыр чыктылар. Бәхетсезлек очракларына ашыгыч ярдәм 1106 тапкыр, шул санда ЮТҺ урыннарына 41 тапкыр чыкты. Шул ЮТҺдә 43 кеше зыян күрде. 27 кеше дәвалау оешмаларына китерелде.
Янгыннарга узган атнада ашыгыч ярдәм медиклары 17 тапкыр чыктылар.
Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 253кә артты (авырулар һәм бәхетсез очраклары исәбенә).
Чакырулар саны бала табулар буенча – 14кә, инфарктлар буенча – 13кә артты. Чакырулар саны инсультлар буенча 16га кимеде. Чакырулар саны янгыннар буенча 7 очракка кимеде. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 2гә артты. ЮТҺ буенча мөрәҗәгатьләр саны үзгәрмәде.
Исегезгә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103» (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.