ЯҢАЛЫКЛАР


15
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Медицина хезмәткәре көне алдында Әлмәттә ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов һәм Әлмәт районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе Вера Головина катнашулары белән тантаналы чара узды.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында Иҗтимагый совет утырышы узды. Анда «Врач года – Ак чәчәкләр» республика конкурсының җиңүчеләре билгеләнделәр. Шушы вакытка кадәр 2017 елның республика премиясе номинантлары өчен интернет-сайлау узды. Җиңүчене сайлау вакытында мөһим рольне интернет-сайлау нәтиҗәләре уйнадылар. Исегезгә төшерик, Медицина хезмәткәре көненә багышланган юбилей тантаналы чарасы, Татарстан Республикасының иң яхшы медицина хезмәткәрен хөрмәтләү 2017 елның 16 июнендә М.Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрында (Ирек мәйданы,2) булачак. Бу елда конкурста катнашу өчен 146 гариза бирелгән. Алты номинация тәкъдим ителде – һәр кайсында комиссия әгъзалары белән финал сайлауга кертелгән өч лаеклы кандидатура яисә табиблар коллективы («Уникаль очрак» номинациясе). Чыгармада – «Сәламәтлек саклау риваяте» номинациясе.

Медицина хезмәткәре көне алдында Түбән Камада, сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбәк Кама мэры Айдар Метшин катнашулары белән тантаналы чара булды.

Массакүләм кан тапшыру белән Бөтендөнья донор көнен Яр Чаллыда билгеләделәр. Ваемсыз булмаган чаллылар Республика кан үзәге филиалында кан тапшырдылар. Акциягә «Яр Чаллы җылылык чертәрләре» –  «Татэнерго» АҖ филиалының коллективы булышлык күрсәтте.


14
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Республика кан үзәгендә «Кан тапшырыгыз. Аны хәзер тапшырыгыз. Аны еш тапшырыгыз» донор акциясе узды. Акциядә дин эшлеклеләре катнаштылар ( Кан үзәге һәм дин конфессияләре арасында социаль хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру чикләрендә).  Кан тапшырырга, шуның белән мохтаҗ булучыларга ярдәм итергә, шәһәрнең ваемсыз булмаган кешеләре дә килделәр.

2055 елның маенда, Бөтендөнья сәламәтлек саклау ассамблеясы барышында, дөньяның төрле илләренең сәламәтлек саклау министрлары ирекле кан донорлыгына биренгәнлек һәм аңа булышлык күрсәтү турында  бертавыштан гариза кабул иттеләр.

Татарстанда мәсьәләләр, шикаятьләр һәм гражданнарның тәкъдимнәре буенча “Халык тикшерүе”, ТР сәләмәтлек саклау Министрлыкның бердәм тәүлек буе эшли торган “кызу линия” телефоны, шулай ук интернет-кабул итү бүлмәсе сәләмәтлек саклау Министрлыкның сайтында “Гражданнар мөрәҗәгатьләре" бүлегендә эшлиләр.


13
июнь, 2017 ел
сишәмбе

Исегезгә төшерәбез, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының сайтында «Врач года – Ак чәчәкләр» дигән республика премиясенең номинантлары өчен интернет-сайлау уза.

2017 елның 5 июненнән башлап 11нә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 7185 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 1340 чакыру керде.

Хәзерге заман ультратавыш технологияләр үзәге үз эшен РКХдә башлады. Анда нур һәм ультратавыш диагностикасының хәзерге заман технологияләрен кертәчәкләр. Үзәк Республика клиник хастаханәсе җитәкчесенең инициативасы буенча һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы булышлыгында оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International