Бүген Республика кан үзәгендә «Кан тапшырыгыз. Аны хәзер тапшырыгыз. Аны еш тапшырыгыз» донор акциясе узды. Акциядә дин эшлеклеләре катнаштылар ( Кан үзәге һәм дин конфессияләре арасында социаль хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру чикләрендә). Кан тапшырырга, шуның белән мохтаҗ булучыларга ярдәм итергә, шәһәрнең ваемсыз булмаган кешеләре дә килделәр.