ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Казанда «Инсульт мәктәбе» дигән белем бирү циклы һәм «Инсультны профилактикалауда һәм дәвалауда рентгенхирургик алымнарны куллануның көнүзәк  мәсьәләләре» дигән белгечләрнең Өченче Идел буе конференциясе башландылар. Конференцияне Татарстан сәламәтлек министры Адел Вафин, Россиянең сәламәтлек саклау министрының ярдәмчесе, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш нейрохирургы, рентгенэндоваскуляр диагностика һәм дәвалау буенча белгечләрнең Россия җәмгыяте Рәисе, РФА академигы Баграт Алекян ачтылар.


26
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

«Ел менеджеры-2016» конкурсында «Сәламәтлек саклау» номинациясендә җиңүче Казан шәһ. «18нче номерлы Шәһәр сырхауханәсе» ДАССОның баш табибы Резида Габделфәрт улы Мансурова булды.

Казанда Йөрәк-кан тамырлары авырулар белән пациентлар өчен «Хәрәкәт активлыгы – озын гомерлелеккә юл» дигән мәктәп үз эшен башлый. Мәктәп программасында: ДФК инструкторы белән Кабан күле буе сәламәтләндерү йөреше, йөкләмә алдынан һәм анан соң йөрәк-кан тамырлары системасының эш күрсәткәчләрен тикшерүне уздыру.

ТР ССМ Республика клиник онкология диспансерының Әлмәт филиалында онкология авырулары белән пациентлар өчен мәктәп узды.

Казанда тоталь лапароскопик гистерэктомия методикасын тәкъдим иткән тренинг узды. Тренинг табибларга операцияләр вакытында очраган өзлегүләргә һәм тоталь лапароскопик гистерэктомияне уздыру вакытында бу өзлегүләрне кисәтү төрләренә багышланды. Тренингта табиблар-хирурглар һәм табиблар-гинекологлар катнашты.


25
апрель, 2017 ел
сишәмбе

Казанда Россиянең медицина һәм фармацевтик югары уку йортлары студентларының «Физик культура һәм спорт –  табибның икенче һөнәре» дигән Фестивале ачылды. Фестиваль ярышларның региональ этапларында 700 якын җиңүчене берләштерде. 2017 елның Фестиваленең үзенчәлеге ярышларда Кытай халык Республикасы югары уку йортларының катнашуы булды.


24
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында 2017–2018 елларга шәһәрләр һәм районнар сырхауханәләрен модернизацияләүнең ике еллык программасы башлана. Моның турында бүген ТР Хөкүмәт йортында чираттан тыш брифингта ТР сәламәтлек саклау минстры Адел Вафин белдерде.

Бүген иммунизациянең  Европа атнасы чикләрендә «Кама балалар медицина үзәге» ДАССОның Перинаталь үзәгендә бала табу йортында вакцинацияләүгә булышлык күрсәтү акциясе узды. Шушы көнне үзенең баласына прививка ясауга ризалык биргән һәр ана тантаналы чыгару вакытында күңелгә ятышлы бүләк алды.

2017 елның 20–21 апрелендә Санкт-Петербург шәһ. «Сөт бизенең хәзерге заман эстетик хирургиясе» дигән интенсив курс узды. Хатын-кызлар өчен хәзерге заман эстетик хирургия – ул төп бурычы кыяфәт җитешсезлекләрен һәм дефектларын коррекцияләү булган пластик хирургиянең зур бүлеге. Хатын-кызлар өчен эстетик хирургиянең төп юнәлешләре булып күкрәкне зурайту, күтәрү, төзәтү саналалар.

Университет җитәчелеге укучылар һәм аларның ата-аналары белән гадәттәге очрашуда бөтен медицина университетында кабул итү һәм укыту кагыйдәләре белән бәйле кызыксындыручы сорауларга җавап бирде. Җыелганкешеләр алдында Казан ДМУ ректоры А.С. Созинов һәм белем бирү эшчәнлеге буенча проректор Л.М. Мөхәррәмова чыгыш ясадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International