Казанда «Инсульт мәктәбе» дигән белем бирү циклы һәм «Инсультны профилактикалауда һәм дәвалауда рентгенхирургик алымнарны куллануның көнүзәк мәсьәләләре» дигән белгечләрнең Өченче Идел буе конференциясе башландылар. Конференцияне Татарстан сәламәтлек министры Адел Вафин, Россиянең сәламәтлек саклау министрының ярдәмчесе, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш нейрохирургы, рентгенэндоваскуляр диагностика һәм дәвалау буенча белгечләрнең Россия җәмгыяте Рәисе, РФА академигы Баграт Алекян ачтылар.