ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2015 ел
дүшәмбе
Очрашу барышында республиканың медицина оешмалары һәм КДМУ җирлегендә Төньяк Американың сәламәтлек саклау стандартлары буенча вәкаләт бирелгән клиник резидентураны оештыру мәсьәләләре турында, шулай ук медицина өлкәсендә хезмәттәшлек үсешенең гомуми мәсьәләләре турында фикер алышынды.
Казанда вакыт белән идарә итү өлкәсендә эксперт Г.А.Архангельскийның катнашуы белән «Нәтиҗәле тайм-менеджмент» программасы буенча семинар уза. Семинар Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы аппараты һәм медицина оешмалары җитәкчеләре өчен оештырылган. Уку семинарының программасында вакытны планлаштыру мәсьәләләре җентекләп карап тикшереләләр.
Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 101гә кимеде(авырулар һәм бала табуларга чакырулар исәбенә).  Чакырулар саны  ЮТҺ буенча – 1гә, янгыннар буенча – 4кә артты. Чакырулар саны көчле миокард инфарктлары буенча – 21гә, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча – 9га,  бала табулар буенча – 18гә кимеде. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 157гә артты.

«ТР ССМ РКХ» ДАССОның пешүләр  хирургиясе бүлеге белән бергәләп «Пешүләрне, яраларны һәм яра йогышларын дәвалауның хәзерге заман алымнары» темасынауздырылган тематик камилләштерү циклы тәмамлангач,  РКХнә «Россиянең дипломнан соң белем бирү медицина академиясе» ӨҺББ ДБББОның термик зарарланулар, яралар һәм яра йогышлары кафедрасының хезмәткәрләре кафедра мөдире, профессор, дәүләт премиясе лауреаты А.А. Алексеев башлыгында килеп киттеләр.

Яшел Үзән муниципаль районында  Карашәм саласында сан буенча сигезенче фельдшер-акушерлык пунктның ачылуы булды. Ул ФАП «2012–2016 ел.  Татарстан Республикасы халкына беренчел медик-санитар ярдәмне камилләштерү» дигән Республика максатлы программасының чараларын гамәлгә ашыру башыннан модульле технология буенча төзелгән. 
Стационар дәвалауда Нижегородский өлкәдә ЮТҺдә зыян күргән 12 кеше калып тора, алар арасында 5 бала. «Н.А.Семашко  исемендәге Нижегородский өлкә клиник хастаханәсе» ДАССОда 4 зыян күргән кеше урнашкан, 2 өлкән кеше стабиль авыр хәлдә, кечкенә уңай динамика белән – реанимация бүлегендә, 2 – уртача авыр хәлдә – катнаш травма бүлегендә. «Нижегородский балалар өлкә клиник хастаханәсе» ДАССОда 5 бала урнашкан, алар арасында 2 стабиль авыр, аз уңай динамика белән – реанимация бүлегендә, 3 уртача авыр хәлдә – 1 катнаш травма бүлегендә, 2 – нейрохирургия бүлегендә. Хәлләренә карап зыян күргәннәрне алга таба Казанга күчерү мәсьәләсе чишеләчәк. «ТР ССМ Республика клиник хастаханәсе» ДАССОда травматология бүлегендә 2 зыян күргән кеше урнашкан. Зыян күргән кешеләрдән берсе яңадан хастахәнәгә урнаштырылган. Бер зыян күргән кеше (автобус йөртүчесе) СИЗО карамагындагы медоешмада.

23
май, 2015 ел
шимбә
23 майга Татарстан һәм Түбән Новгородның хастаханәләрендә 11 кеше калып тора, алар арасында 5 бала. «Н.А.Семашко  исемендәге Нижегородская өлкә клиник хастаханәсе» ДАССОда 4 зыян күргән кеше урнашкан, 2 өлкән кеше стабиль авыр хәлдә – реанимация бүлегендә, 2 – уртача авыр хәлдә – катнаш травма бүлегендә. «Нижегородская өлкә Балалар клиник хастаханәсе» ДАССОда 5 бала урнашкан, алар арасында 3 стабиль авыр – реанимация бүлегендә, 2 уртача авыр хәлдә – 1 катнаш травма бүлегендә, 1 – нейрохирургия бүлегендә. 3 баланы ата-аналары алып киткәннәр. «Республика клиник хастаханәсе» ДАССОда, травматология бүлегендә 1 зыян күргән кеше урнашкан, 2 кеше чыгарылган. 22 майда бер зыян күргән кеше (автобус йөртүчесе) Кстов РҮХнән СИЗО карамагындагы медоешмага күчерелгән. Бүген бер зыян күргән кешегә Т.Новгородка МИ-8 санавиация вертолеты белән китерелгән БРКХ реанимация бүлегенең мөдире Закиров И.И һәм нейрохирургия бүлегенең мөдире Иванов В.С консультация уздырдылар.

Татарстанның Лаеш районы Каипы саласында Татарстан Республикасының Президенты вазыйфасын вакытлы башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген берничә социаль мөһим объектны ачты. Шулай итеп, тантаналы шартларда ТР янгын сакчыларының аерым постының янгын депосының яңа бинасы, сала клубы, «Россия Почтасы» бүлеге һәм кирәкле җиһазлар белән җиһазландырылган ФАП урнаштырылган күп функциональле үзәк ачылды. Сала клубын ачканда, Рөстәм Миңнеханов сала үзгәрде һәм яңа социаль мөһим объектлар белән тулыланды дип билгеләде. «Без салага аерым игътибар бирәбез, сала – илебезнең һәм республикабызның нигезе, чөнки анда торган кешеләр безнең үзенчәлелегебезне  формалаштыралар һәм саклыйлар. Без киләчәктә дә салаларга булышлык күрсәтәчәкбез. Сезнең торак пунктыгыздагы үзгәрүләргә сезнең белән бергә шатланабыз», – дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.

«Татар-Информ» МА.

22
май, 2015 ел
җомга
Хирургия бүлегенә лапароскрпик операцияләрне уздыру өчен интраоперацион кан югалтуны киметергә мөмкинлек бирә торган электрохирургия комплексы, холедохоскопия һәм үт юлларыннан литоэкстракция өчен холедохоскоп сатып алындылар. Моннан башка эндоскопик тыкшынулар вакытында «алмаштыргысыз ярдәмчеләр» булучы лапароскопик инструментлар: троакарлар, диссекторлар, «Г»-кыяфәтле кайчылар, инәтоткычлар, ретракторлар, клипаппликаторлар сатып алындылар. Бу җиһазның мөмкинлекләре һәм өстәнлекләре турында кунакларга хирургия бүлегенең мөдире, югары квалификация категориясе хирургы, ТР атказанган табибы Фидел Гюльалиев сөйләде.

Казанда акушер-гинекологик хезмәтнең иң мөһим чараларының берсе: «Гистероскопия һәм аналык эчендәге хирургия» дигән Беренче Идел буе конференциясе булды. Чара ЮМТ Белем бирү үзәгенең җирлегендә Республика клиник хастаханәсенең  операция бүлмәсеннән видеотрансляция белән узды. Аналык эчендәге хирургия өлкәсендә Россия белгечләре үз тәҗрибәләрен эшкәртеп чыгарганнар һәм аны өйрәнү өчен чараны Казанда үткәрүне башлап җибәрделәр. Конференция Казанның, Татарстан Республикасының һәм Идел буе Федераль округының хатын-кызлар консультацияләре һәм медицина үзәкләре амбулатор буынының табибларын акушер–гинекологларын, стационарларның гинекологларын, табиб-урологларын һ.б. кызыксынган белгечләрен җыйды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International