Казанда Беренче Идел буе акушерлык һәм гинекология буенча конференция узды

2015 елның 22 мае, җомга

Казанда акушер-гинекологик хезмәтнең иң мөһим чараларының берсе: «Гистероскопия һәм аналык эчендәге хирургия» дигән Беренче Идел буе конференциясе булды. Чара ЮМТ Белем бирү үзәгенең җирлегендә Республика клиник хастаханәсенең  операция бүлмәсеннән видеотрансляция белән узды. Аналык эчендәге хирургия өлкәсендә Россия белгечләре үз тәҗрибәләрен эшкәртеп чыгарганнар һәм аны өйрәнү өчен чараны Казанда үткәрүне башлап җибәрделәр. Конференция Казанның, Татарстан Республикасының һәм Идел буе Федераль округының хатын-кызлар консультацияләре һәм медицина үзәкләре амбулатор буынының табибларын акушер–гинекологларын, стационарларның гинекологларын, табиб-урологларын һ.б. кызыксынган белгечләрен җыйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International