ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе

БРКХдә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафинның реанимация бүлегендә паллиатив дәвалауда озак булучы балаларның ата-аналары белән очрашуы булды. Республиканың ССМ җитәкчесенең гадәтке кергән инде мондый визитлары авыр тормыш шартларына эләккән, каты авыручы балаларның гаиләләренә һәм ата-аналарына адреслы ярдәмне күрсәтүгә юнәлгән.

Онкологик авырулардан үлемнәр санын киметү илнең регионнары алдында Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы белән куелган бурычларның иң мөһиме булып тора. Татарстан Республикасында, Россия Федерациясендә кебек ук,  шешләр Татарстан Республикасы халкының үлем сәбәпләре арасында икенче урын алып торалар, 15,5% якын чагыштырма авырлык белән. Онкологик авырулардан үлгән кешеләр санын киметүгә юнәлгән чараларны гамәлгә ашыруда мөһим роль халыкка беренчел медицина ярдәмен күрсәтүче медицина оешмаларында. Онкологик авырулар вакытында халыкка медицина ярдәмен камилләштерү максатында сәламәтлек саклауның беренчел буынының эшчәнлеге белән оештыру һәм методик җитәкчелекне Татарстанның баш онкология оешмасы, «ТР ССМ РКОД» ДАССОсы тормышка ашыра.
Хөрмәтле коллегалар! Халыкара катнашу белән Республика «Ратнер укулары. Балалар неврологиясенең чик буендагы мәсьәләләре: соматика һәм психоневрология» дигән фәнни-гамәли конференциянең оештыру комитеты невролог, психиатр, педиатр, гомуми практика табибларын катнашырга чакыра. Конференция 2015 елның 28–29 маенда узачак. Уздыру урыны – «Казан» Гранд-отеле, адрес: Казан шәһ., Петербургская ур., 1 (8 сәг.30 мин. башлана). Ахырда кредитлы баллар белән катнашучы сертификатлары биреләчәк.
Татарстанның СПИД үзәге «Язгы игелеклек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы # Игелекле Татарстан» акциясендә катнашты. Акция чикләрендә арт-терапевтик шөгыль, фелтинг (йон басу) буенча мастер-класс һәм ВИЧ-йогышы мәсьәләләре кагылган балалар белән «Бозда Мәскәү циркы» шоуына бару. «Язгы игелеклек атнасы» эчендә уңышсыз һәм аз җитешле гаиләләрдә тәрбияләнә торган, ВИЧ/СПИД  мәсьәләләре кагылган балалар бүләк сыйфатында (памперслар, соклар, салфеткалар, балалар сөт катнашмалары) ярдәм алдылар.
Тәтеш РҮХнең хезмәткәрләре Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш елына багышланган чаралар чикләрендә чираттагы акцияне уздырдылар. «Ә сез кан басымыгызны беләсезме?» шундый исем астында Тәтеш РЭГХнең коллективы белән очрашу булды. 46 кеше санында газовиклар үзләренең артериаль кан басымы дәрәҗәсен белделәр, фильм карадылар, истәлек дәфтәрләре һәм көндәлекләр алдылар, кан басымын үлчәүнең осталыгы турында кыска инструктаж тыңладылар.
Баш табиб Р.Ф.Гайфуллин башлыгында Республика клиник хастаханәсенең җитәкчеләре бөтен хастахәнә шәһәрчелегенең һәм якын яткан территорияләрен яшелләндерү буенчаигелекле традицияне дәвам иттеләр. Елның һәр сезонында республика клиникасы территориясеындә агачлар һәм кечкенә чыршылар утыртуы тормышка ашырыла. Бу сезонда РКХ җитәкчелеге тагын бер аллеяны оештыру турында карар кабул итте. Анда тора-бара исле сирень агачларын күрергә мөмкин булачак.
Кан хезмәтенең эшчеләрен һәм донорларны – тыл хезмәтчәннәрен тантаналы тәбрикләү 2015 елның 7 маенда 12.00 сәг. Җиңү проспекты, 85 адресы буенча булачак.

6
май, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген Казан шәһ.«Сугышлар ветераннары өчен госпиталь» ДАССОда  булачак 1941 –1945 ел. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантаналы чара булды. Госпитальдә стационар дәвалауда хәзерге вакытта 135 БВС ветераны ята. Тәбрикләү сүзләре белән ветераннарга «Татарстан Республикасы Ветераннар союзы» рәисе генерал-майор А.Г. Юлашев, ТР ветераннарның (пенсионерларының) иҗтимагый оешмасының Республика Советы рәисенең урынбасары Е.М.Вайнер, госпитальнең баш табибы М.В.Кормачев мөрәҗәгать иттеләр. Ветераннар хәрәкәтендә актив катнашу өчен генерал-майор А.Г. Юлашев госпитальнең баш табибына «Россия ветераннар союзы» Гомумроссия ветераннарның иҗтимагый оешмасының» Грамотасын тапшырды. Пациентлар алдында бәйрәм концерты белән Казан шәһ. Мәскәү һәм Киров районнары белем бирү оешмаларының укучылар коллективы чыгыш ясады. Кичә «Татарстан Республикасы Ветераннар союзыннан» чәчәкләр һәм бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.
Татарстанның наркология хезмәте бүгенге көнгә Россиядә, тәгаен,  иң яхшысы булып тора. Һичшиксез казаныш булып республикада бу бәла – наркотиклар белән көрәштә ведомствоара тикшерүнең һәм бердәм хәрхкәт итүнең нәтиҗәле системасын оештыру тора», – бу бәя наркоманияне, ВИЧ-йогышны һәм башка социаль мәгънәле авыруларны профилактикалау һәм комплекслы реабилитацияләү мәсьәләләре буенча Дәүләт думасы Фракцияара депутат эш төркеменең күчмә утырышы барышында тавышландырылды. Утырыш Татарстан парламентының биналарында узды – аны ТР Дәүләт советының рәисе Фәрид Мөхәммәтшин катнашуында Дәүләт думасы рәисенең урынбасары, «Бердәм Россия» партиясенең Генераль советы сәркәтибенең урынбасары Сергей Железняк уздырды.
Конкурсны оештыручы РФ Дәүләт думасының депутаты Әлфия Когогина белән бергә «Чаллы ЛТД» газеты булып тора. Конкурста катнашу өчен кандидатларны тәкъдим итү «Чаллы ЛТД» группасында «Вконтакте» сайтында 10 майга кадәр дәвам итәчәк. Бу биттә Әлфия Когогина шәһәрдә торучыларны балалар табибларының көн саен башкарыла торган хезмәтләре өчен «ихтирамлы сүз, рәхмәт  белән җавап бирергә» чакыра. Депутат ике 35 мең сумлык премия оештырды. Конкурсның бер җиңүчесе 10 майдан башлап 11 июньгә кадәр җыелган тавышларның иң зур саны буенча билгеләнәчәк. Икенче җиңүчене Әлфия Когогина үзе «Чаллы ЛТД» укучыларының бәяләмәләре буенча сайлы. Бүләкләү Медхезмәткәрләре көне алдынан булачак. Кама балалар медицина үзәгенең кандидатлары арасында: хирургия бүлегенең мөдире, табиб-хирург Равил Нәкыйпов, табиб-педиатр Ирина Гафурова, неврология бүлегенең мөдире, табиб-невропатолог Фирдәүс Гыйззәтулина. Кандидатларны тәкъдим итү дәвам итә. «Вконтакте» сайтында теркәлгән Интернет челтәре белән һәр кулланучы кабул итүдә катнаша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International