7 майда Кан хезмәтенең эшчеләрен һәм донорларны – тыл хезмәтчәннәрен тәбрикләү булачак

2015 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

2015 елның 7 маенда «ТР ССМ Республика кан үзәге» ДАССОда 1941–1945 ел. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70-еллыгы хөрмәтенә бәйрәм чарасы булачак.
Тантаналы чараны Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Юныс улы Вафин һәм «ТР ССМ РКҮ» ДАССОның баш табибы Рамил Габдельхак улы Тураев ачачаклар.

Кан хезмәтенең эшчеләрен һәм донорларны – тыл хезмәтчәннәрен тантаналы тәбрикләү 2015 елның 7 маенда 12.00 сәг. Җиңү проспекты, 85 адресы буенча булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International