"Базарлы Матак РҮХ" ДАССУда мобилизацияләнүчеләрне яклап чираттагы җыен игълан ителде. Әлки муниципаль районы үзәк хастаханәсе коллективы җыелган суммага медикаментлар һәм беренчел кирәк-яраклар алып кайтты.
Неврология буенча Милли медицина тикшеренү үзәге функцияләрен тормышка ашыру идарәсенең оештыру-методик җитәкчелек бүлеге башлыгы Щукин Иван Александрович (Мәскәү шәһәре) Арча РҮХдә эш визиты белән булды.
Алкоголь йөрәккә ничек зыян китерә? Алкогольле кардиомиопатия нәрсә ул? Бу сорауларга Түбән Кама үзәк район хастаханәсенең реанимация һәм интенсив терапия палатасы белән кардиология бүлегенең табиб-кардиологы Евгения Черкунова җавап бирде.
Операция өстәлендә 9 айдан 3 яшькә кадәрге балалар иде. Ике сабыйдан табиблар борчак, берсеннән – фиста, тагын берсеннән кабак орлыгы алганнар.
Әлмәт хастаханәсендә медицина хезмәткәрләре арасында һөнәри (эмоциональ) яну синдромын профилактикалау буенча тренинг үткәрделәр.
Гипертоник авыру булганда өзлегүләрне булдырмас өчен, кан басымын көнгә ким дигәндә 1 тапкыр үлчәргә кирәк.
Медицина сыйныфларында Казан ДМУ студентлары – СНО советы әгъзалары «Беренче ярдәм күрсәтү» мастер-классы үткәрделәр, анда кан китүне туктату һәм хәлсезләнү вакытында ярдәм күрсәтү кебек мәсьәләләрне яктырттылар, фәнгә юл турында сөйләделәр.
Югары практик әһәмияткә һәм актуальлеккә ия булган соңгы нейрология фәннәре казанышларын яктырту максатыннан форум неврологлар, нейрофизиологлар һәм нейрореабилитологлар, эпилептологлар, мануаль медицина табиблары һәм рефлексотерпевтлар белгечләрнең киң даирәсенә юнәлтелгән.
Пәнҗешәмбе, 27 октябрьдә, ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев һәм Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Илнур Ибраһимов сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча гражданнарны бергәләп кабул итәчәкләр.
Россия милләтләр эшләре буенча федераль агентлык Донецк һәм Луган Халык Республикалары гражданнарына, Украина гражданнарына һәм Донецк һәм Луганск Халык Республикалары территорияләрендә даими яшәүче гражданлыксыз затларга, Украина гражданнарына һәм Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә даими яшәүче гражданлыксыз затларга белешмәлек җибәрә.