Алкогольле кардиомиопатия нәрсә ул?

2022 елның 25 октябре, сишәмбе

Алкоголь йөрәккә ничек зыян китерә? Алкогольле кардиомиопатия нәрсә ул? Бу сорауларга Түбән Кама үзәк район хастаханәсенең реанимация һәм интенсив терапия палатасы белән кардиология бүлегенең табиб-кардиологы Евгения Черкунова җавап бирде.

-Йөрәк-кан тамырлары системасының алкоголик зарарлануы - хәзерге кардиологиянең җитди проблемасы. Иң еш очрый торган авыру - алкогольле кардиомиопатия.
Алкогольле кардиомиопатия - йөрәк җәрәхәтләнүе, спиртлы эчемлекләр кулланганда үсә һәм алкогольнең миокардка турыдан-туры агулы йогынтысы аркасында арта. Алкогольне еш кулланганда, йөрәк мускулында артык күп май туплана, йөрәк зәгыйфьләнә, зурлыгы арта һәм йөрәккә үз эшен башкарырга авыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International