Республика клиник хастаханәсенең диагностика һәм дәвалауның рентгенохирургия алымнары бүлеге мөдире Эльдар Макаримов В.Д.Середавин исемендәге Самара өлкә клиник хастаханәсе җирлегендә күчмә мастер-класс уздырды.
Ингушетия Республикасы башкаласында Россия Балалар хастаханәләре ассоциациясенең Бөтенроссия конференциясе үз эшен башлап җибәрде.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында журналистлар өчен «Сәламәтлеккә зыян китермичә җәйге ял»дигән түгәрәк өстәл узды. Республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә һава торышының һәм сәламәтлеккә эсселекнең тискәре йогынтысын ничек киметү турында сөйләделәр. Чакырылган экспертлар сыйфатында Татарстан хастаханәләренең табиблары чыгыш ясадылар.
Июль ахырында ТКҮРКПХдә иң яңа җиһазлар белән вакытлы пешү бүлеге ачылачак. Түбән Кама табиблары авыр пешүләр белән килгән пациентларны яхшы карап сәламәтләндерә һәм аларга югары технологияле ярдәм күрсәтә алачаклар.
БРКХ белгечләре Йошкар-Оладан килгән балага сирәк һәм катлаулы оператив тыкшынуны үткәрделәр.
Казан шәһ. «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» ДАССУдә Медицина хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чара булды. ТР ССМ Казан шәһ. буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең дәвалау бүлеге башлыгы Альбина Заһидуллина бәйрәмнең кунагы булды.
«Наркотикларсыз тормыш» республика наркотикларга каршы акциясе чикләрендә РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча уку үзәге тыңлаучылары өчен Республика медицина профилактикасы үзәге һәм «Гомуми эш» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы белгечләре наркомания һәм тәмәке тарту профилактикасы буенча видеолекторий үткәрделәр.
Яр Чаллы шәһ. «5нче номерлы Шәһәр хастаханәсе» ДАССУ терапия бүлегенең шәфкать туташы Рәйлә Шабаева «Сабан туе гүзәле-2019» шәһәр конкурсының финалисты булды.
ТР ССМ Республика клиник онкология диспансеры Яр Чаллы филиалының баш табибы Алмаз Хаҗиев филиалның яңа корпусын төзүгә әзерлек турында РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогинага сөйләде.
Республика клиник хастаханәсе һәм «Авторадио-Казан» «Hells Angels» мотоклубның байкерлары белән берлектә Халыкара донор көненә хәйрия акциясе уздырдылар.