21-22 июньдә ТР психиатрия хезмәтенең 150 еллыгына багышланган «Психиатриянең көнүзәк мәсьәләләре» Республика фәнни-гамәли конференциясе уза.
Казанда ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков катнашуында Татарстан Республикасының Шәхси медицина клиникалары ассоциациясенең оештыру җыелышы булды.
2019 елның 21 июненнән башлап 30 июненә кадәр Татарстан Республикасы медицина учреждениеләрендә 26 июньгә – Халыкара наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган наркоманияне профилактикалау буенча июнь ункөнлеге уза.
БРКХ белгечләре район балаларына медицина ярдәмен оештыру буенча Әгерҗе ҮРХдә мастер-класс үткәрделәр.
Ульяновскида «ВИЧ-йогышның дисциплинара мәсьәләләре. ВИЧ белән хатын-кызларның һәм балаларның сәламәтлеген саклау» дигән темага семинар узды.
Ижауда Халыкара наркомания, наркобизнес һәм эчкечелеккә каршы көрәш көненә багышланган Бөтенроссия форумы старт алды.
Бүген Түбән Кама Перинаталь үзәк белән Балалар шәһәр хастаханәсендә 196 табиб һәм 656 урта медицина персоналы вәкиле эшлиләр. Ә барлыгы Кама аръягының 11 районы халкына хезмәт күрсәтеп, кечкенә пациентларның һәм аларның әниләренең сәламәтлеге сагында торучы 1200 хезмәткәр бар. Аларның халык өчен башкарган эшләре бәяләп бетергесез.
ТР сәламәтлек саклау министрлыгында Индонезия Республикасыннан Ачех Провинциясе делегациясе белән очрашу булды.
Бүген Казанның 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсендә клиниканың хезмәткәрләрен котладылар. ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков, шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, Казан шәһәре Башкарма комитетының Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев, Казан шәһ. 7нче номерлы ШКХ баш табибы Артур Делян барлык җыелганнарны медицина хезмәткәрләре көне белән котладылар.
Клиниканың хезмәткәрләренә бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Медицина хезмәткәре көне уңаеннан Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгендә табибларны, шәфкать туташларын, санитарларны, администрация һәм административ-хуҗалык хезмәте хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр. Бәйрәм концертын учреждение хезмәткәрләренең балалары оештырдылар.