Бүген Түбән Кама Перинаталь үзәк белән Балалар шәһәр хастаханәсендә 196 табиб һәм 656 урта медицина персоналы вәкиле эшлиләр. Ә барлыгы Кама аръягының 11 районы халкына хезмәт күрсәтеп, кечкенә пациентларның һәм аларның әниләренең сәламәтлеге сагында торучы 1200 хезмәткәр бар. Аларның халык өчен башкарган эшләре бәяләп бетергесез.