Бүген Республика балалар клиник хастаханәсе территориясендә Халыкара балаларны яклау көненә багышланган зур бәйрәм узды.
Пациентларны ТР сәламәтлек саклау министры котлады. Альмир Абашев шулай ук табибларның хезмәтен билгеләп үтте: «Без бергәләп участокларда, стационарларда, ашыгыч медицина ярдәмендә эшләүче педиатрларның уңышларына хөрмәт күрсәтәбез».
Балалар өчен концерт, төрле мастер-класслар, уен мәйданчыклары, аквагрим, шикәр мамыгы тамашасы һәм тагын башка күңелле чаралар оештырылды.
