Сәбәпсез күп сынулар: Татарстан онкологлары практикасында гадәти булмаган очрак

2026 елның 1 июне, дүшәмбе

Нормада калкансыман биз янындагы бизләрнең зурлыгы нибары берничә миллиметр гына. ТР ССМ профессор М.З. Сигал ис. РКОДына кергән 45 яшьлек пациентның  калкансыман биз янындагы бизнең  аденомасы 10 сантиметрга җитә — зурлыгы буенча ул тавык йомыркасы белән чагыштырырлык була.

Әмма табибларга ир-ат бөтенләй башка шикаятьләр белән мөрәҗәгать иткән. Берничә ай буена аны сөякләре авыртуы борчыган. Тора-бара калак сөяге өлкәсендә сизелерлек шеш барлыкка килә. Тикшерү нәтиҗәләре табибларны күпсанлы сөяк җәрәхәтләре булган яман шеш авыруыннан шикләнергә мәҗбүр итә.

Диагнозны ачыклау өчен пациентка саркома төркеме белгечләре консультация биргән, шуннан соң калак сөягендә шеш биопсиясе башкарылган. Әмма тикшеренү нәтиҗәләре үзгәрешләрнең сәбәбе яман шеш процессы булмавын күрсәтте. Алга таба тикшерү паратгормонны артык күп эшләп чыгару сөяк тукымасыннан кальцийны акрынлап юуга китерә торган авыруны ачыклаган. Нәкъ менә шуңа күрә сөякләр нәзберекләнә, ә сынулар хәтта минималь йөкләнеш булганда да барлыкка килергә мөмкин. Проблеманың чыганагы калкансыман биз янындагы бизнең гигант аденомасы булып чыга.

Хирурглар сүзләренчә, мондый зурлыклра бик сирәк очрый. Проблеманы операция генә хәл итә ала иде. Баш һәм муен шешләре бүлеге хирурглары паратиреоидэктомия үтәгәннәр - аскы сул калкансыман биз янындагы  бизне гигант аденома белән бергә алганнар.

Операция уңышлы үтте. Бүген пациент операциядән соң тернәкләнә. Алда - сөяк тукымасының акрынлап торгызылуы өчен кирәкле кальций һәм D витамины препаратларын эчү һәм  торгызу чоры. ТР ССМ проф. М. З. Сигал ис. РКОД белгечләре командасы :

Максим Александрович Бусыгин - баш һәм муен шешләре бүлеге табиб-онкологы

Артем Александрович Нахратов - баш һәм муен шешләре бүлеге табиб-ординаторы

Диләрә Илнур кызы Вәлиева - 1 нче АРИТБ табиб-анестезиолог-реаниматологы

Закирова Мәүлия Миңнехановна - 1 нче АРИТБ шәфкать туташы-анестезисты

Степанова Инна Георгиевна - операция шәфкать туташы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International