БРКХ белгечләре район балаларына медицина ярдәмен оештыру буенча Әгерҗе ҮРХдә мастер-класс үткәрделәр. Кураторлы чыгу барышында балалар бүлеге, бала тудыру йорты, хатын-кызлар консультациясе, балалар консультациясе эше белән таныштылар, беренчел медицина документлары тикшерелде, эндокрин патология белән балаларга консультация бирелде, педиатрлар тарафыннан карап тикшерү башкарылды. Балалар халкына педиатрия ярдәмен оештыру проблемалары турында фикер алышынды. Киңәшләр бирелде.