Казанда ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков катнашуында Татарстан Республикасының Шәхси медицина клиникалары ассоциациясенең оештыру җыелышы булды.
Ассоциациянең төп бурычлары – шәхси клиникаларның ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, күзәтчелек органнары белән хезмәттәшлегенең нәтиҗәле механизмнарын булдыру, ММИ системасында эшләүче шәхси клиникалар өчен методик һәм консультатив ярдәм күрсәтү, медицина туризмын оештыру, үсеш һәм нәтиҗәле алгарыш нокталары булдыру. Утырыш барышында ассоциациянең генераль директоры итеп бертавыштан Линар Гарифуллинны сайладылар. Казанның һәм Яр Чаллының 18 шәхси клиникасы Ассоциациянең оештыручылары булдылар.