Казанның 7нче номерлы ШКХ табибларын Медицина хезмәткәре көне белән котладылар

2019 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Казанның 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсендә клиниканың хезмәткәрләрен котладылар. ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков, шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, Казан шәһәре Башкарма комитетының Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев, Казан шәһ. 7нче номерлы ШКХ баш табибы Артур Делян барлык җыелганнарны медицина хезмәткәрләре көне белән котладылар.

Клиниканың хезмәткәрләренә бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International