ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2014 ел
чәршәмбе

20нче апрельдә Россиядә иҗтимагый мөһим бәйрәмнәрнең берсе - Милли донорлар көне билгеләнеп үтелә. Бу Көн, беренче чиратта, донорларның үзләренә - бөтенләй таныш булмаган кешеләрнең сәламәтлекләре һәм гомерләре өчен үзләренең каннарын риясыз бирүче кешеләргә багышланган. Бу Көн шулай ук донорлар канын алучы һәм аны тикшерүче медицина хезмәткәрләренә багышланган. Бәйрәмне үткәрергә сәбәп булып тарихта иң мөһим вакыйга - 182 ел элек 1832 елның 20нче апрелендә яшь петербург акушеры Андрей Вольфның каны киткән бала табучы хатынга кан җибәрүне беренче тапкыр уңышлы үткәрүе торган. Хатын-кызның гомере табибның дөрес эшләве һәм пациентканың иренең донорлар каны ярдәмендә коткарылган. Илебездә беренче уңышлы кан җибәрү истәлегенә 20нче апрель Милли кан донорлары көне итеп игълан ителгән.

Баулы РҮХдә районның сәламәтлек саклавы ветераннарының очрашуы узды.

Соңгы елларда хастаханәдә эшләнгән эш турында мәгълүмат белән «Бавлы РҮХ» ДАССО баш табибы Г.В. Алексеев чыгыш ясады. Ул Республиканың сәламәтлек саклавы үсешенең бүгенге төп юнәлешләре турында сөйләде.

«Сезнең тәҗрибәгез – безнең тормышыбызның бик мөһим өлеше», - дип билгеләде баш табиб.   «Сезнең фикерләрегез, аеруча авыл районнарында яшәүче ветераннарның фикерләре, шартларның үзгәрүләренә үз вакытында илтифат итү өчен безгә бик мөһим. Нәкъ менә ветераннар үзләренең сәламәтлек саклауда булган бик мөһим эш тәҗрибәләрен яшьләргә тапшыра алалар» – дип әйтте Г.В. Алексеев. Очрашуның төп темасы Баулы районының сәламәтлек саклау ветераннарының советын оештыру һәм формалаштыру, советның төп фикерләрен раслау һәм аның мәсьәләләрен билгеләү булды. Киләчәктә «Бавлы РҮХ» ДАССОның идарәсе һәм профсоюз комитеты белән эш планлаштырыла. Профсоюз комитеты ветераннар советын «Беркем дә онытылмады» акциясендә катнашырга чакырды.

Татарстан Республикасына эш визиты белән Россиянең төньяк өлешеннән – Мурманск өлкәсеннән кунаклар килеп киттеләр. Мурманск өлкәсенең Сәламәтлек саклау министрлыгы делегациясе 5 кеше составында сәламәтлек саклау министры урынбасары Л.Г. Ушакова җитәкчелегендә республиканың иң зур дәвалау оешмаларын карап чыкты. «Төрле программаларны гамәлгә ашыру өлешендә, шулай ук халыкка медицина ярдәмен күрсәтү шартларын яхшыртуда Татарстан сәламәтлек саклавының тәҗрибәсе турында без күптән ишеткән идек, шуңа күрә барысын да чынбарлыкта күрәсе килгән иде» дип билгеләде Людмила Ушакова.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International