20нче апрель – Милли кан донорлары көне

2014 елның 9 апреле, чәршәмбе
Үзләренең бер өлешен башкаларга биргән
Донорлар көнен бүген билгеләп үтәбез
Һәм кемнеңдер өенә ышаныч биргәннәрнең
Һәрберсенә яхшылык телибез.
 
Башкалар өчен сәламәтлекләрен кызганмаган,

Башкалар белән үз каннары белән бүлешә торган,

Һәм башкача бер дә булдыра алмаган

Бар кешеләрнең дә сәламәтлекләре нык булсын.
 
Сез коткарганнарның барчасыннан,
Сезне, кызганыч, шәхсән белми торганнардан,

Сезнең каныгызның бер өлеше белән
Үсеп килеп, әнисенә елмаючы сабыйлардан
Рәхмәт сезгә...
 

20нче апрельдә Россиядә иҗтимагый мөһим бәйрәмнәрнең берсе - Милли донорлар көне билгеләнеп үтелә. Бу Көн, беренче чиратта, донорларның үзләренә - бөтенләй таныш булмаган кешеләрнең сәламәтлекләре һәм гомерләре өчен үзләренең каннарын риясыз бирүче кешеләргә багышланган. Бу Көн шулай ук донорлар канын алучы һәм аны тикшерүче медицина хезмәткәрләренә багышланган. Бәйрәмне үткәрергә сәбәп булып тарихта иң мөһим вакыйга - 182 ел элек 1832 елның 20нче апрелендә яшь петербург акушеры Андрей Вольфның каны киткән бала табучы хатынга кан җибәрүне беренче тапкыр уңышлы үткәрүе торган. Хатын-кызның гомере табибның дөрес эшләве һәм пациентканың иренең донорлар каны ярдәмендә коткарылган. Илебездә беренче уңышлы кан җибәрү истәлегенә 20нче апрель Милли кан донорлары көне итеп игълан ителгән.

Шул вакытлардан бирле трансфузиология фәне бик күпкә алга китте: кан төркемнәре ачылды, каннар компонентларын һәм препаратларын алу һәм куллану технологияләре кертелде. Әмма, элеккегечә, миллионлаган авыру кешеләрнең гомерләрен донорлар каны коткара.
Без үз тарихыбыз белән горурланабыз. Милли донорлар көнендә бу горурлыкны күрсәтү җиңел - Республика кан үзәгенә килү.

Сезне көн саен 8.00дән 14.00кә кадәр Себер тракты ур., 33 адресы буенча көтәбез
(тел. 299-00-04).
Үзегез белән паспортыгыз булсын.

«
ТР ССМ Республика кан үзәге» ДАССО администрациясе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International