Атна эчендә Казанның ашыгыч хезмәт табиблары кеше коткарырга 8891 тапкыр чыктылар, аларның җәмәгать урыннарына – 1333 чакыру. 916 тапкыр медиклар бәхетсез очракларга чыктылар, алар арасында ЮТҺгә – 66 тапкыр. Шушы ЮТҺдә 60 кеше зыян күрде, 33 кеше дәвалау учреждениеләренә тапшырылды. Янгыннарга медиклар 22 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән табиблар 70 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 6991 чакыру үтәлде, аларның 72 чакыру – көчле миокард инфаркты буенча,180 – баш мие кан әйләнешенең көчле бозылуы буенча.
Актаныш районында участок терапевтлары һәм гомуми практика табиблары сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен тереклек эшчәнлеген чикләү билгеләрен ачыклау максаты белән медицина тикшерүләрен үткәрделәр.
Алексеевск муниципаль районының Кыр Шынталысы саласында модульле фельдшер-акушерлык пунктының төзелеше тәмамланды. ФАП ачылуы тантанасында ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков, Алексеевск муниципаль районы башлыгы Сергей Демидов һәм Алексеевск ҮРХнең баш табибы Илдар Фәхрутдинов катнаштылар.
Республика медицина профилактикасы үзәгенең белгечләре күз авыруларын икенчел профилактикалау турында сөйләделәр. Очрашу күрү буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен Республика махсус китапханәсендә инвалидлар декадасы чикләрендә узды.
Бүген Казанның 7нче номерлы ШКХдә орган донорлыгының оештыру һәм гамәли аспектлары турында фикер алышалар. Әлеге семинар терминаль стадиядә трансплантация ысулы белән бавырның диффуз һәм учакчыл авырулары булган пациентларга югары технологияле медицина ярдәмен күрсәтү сыйфатын арттыру максаты белән үткәрелә.
Яшел Үзән РҮХдә «Коррупция – җәмгыять мәсьәләсе» темасына түгәрәк өстәл прокуратураның, тикшерү комитетының, Яшел Үзән муниципаль районының массакүләм мәгълүмат чараларының һәм коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү буенча комиссиянең вәкилләре катнашуы белән узды.
Әлмәт Бөтендөнья СПИД белән көрәшү көненә туры китерелгән Бөтенроссия «ВИЧ/СПИД тукта!» акциясенә кушылды. Тимирясов исемендәге КИИның Әлмәт филиалы җирлегендә район хезмәтләренең җитәкчеләре һәм «Яңа гасыр» автоном коммерцияле булмаган хәйрия оешмасы катнашулары белән дискуссия, шулай ук студентлар өчен интерактив мәйданчык узды.
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты Е. Ю.Малинникова эш сәфәре кысаларында ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков белән очрашты.
Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Татьяна Яковлева Татарстан Республикасына рәсми визит кысаларында КДМУна килеп китте.
Казан студентлары «Могҗиза эшлә!» донор акциясендә катнаштылар. Акция Республика кан үзәге, КДМУ һәм «Россия студентлар отрядлары» яшьләр иҗтимагый оешмасының Татарстан региональ бүлеге арасында Социаль хезмәттәшлек турында өч яклы килешү кысаларында узды. Кан донациясенде 147 студент катнашты, нәтиҗәдә куп гомерләрне саклап калу очен 75 литрга якын кан әзерләнде.