Атна эчендә Казанның ашыгыч хезмәт табиблары кеше коткарырга 8891 тапкыр чыктылар

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

Атна эчендә Казанның  ашыгыч хезмәт табиблары кеше коткарырга 8891 тапкыр чыктылар, аларның җәмәгать урыннарына – 1333 чакыру. 916 тапкыр медиклар бәхетсез очракларга чыктылар, алар арасында ЮТҺгә – 66 тапкыр. Шушы ЮТҺдә 60 кеше зыян күрде, 33 кеше дәвалау учреждениеләренә тапшырылды. Янгыннарга медиклар 22 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән табиблар 70 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 6991 чакыру үтәлде, аларның 72 чакыру – көчле миокард инфаркты буенча,180 –  баш мие кан әйләнешенең көчле бозылуы буенча.

 

Узган атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар саны 467 очракка артты (авырулар исәбенә). Мөрәҗәгатьләр саны ЮТҺ буенча –  23кә, көчле миокард инфаркты буенча – 4кә, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылуы буенча – 1гә, янгыннар буенча – 6га артты. Мөрәҗәгатьләр саны бала табулар буенча 13кә кимеде. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 271гә артты.

«Ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр «ашыгыч ярдәм» бригадасын SMS-хәбәрләр җибәреп чакыра алалар.  Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп чакыру өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International