ЯҢАЛЫКЛАР


31
июль, 2018 ел
сишәмбе

Бүген эре «Азино» балалар сырхауханәсендә эш визиты белән Бөгелмә үзәк район хастаханәсеннән табиблар делегациясе булып китте.


30
июль, 2018 ел
дүшәмбе

2 җәйге ай периодында «Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССУ 5 югары уку йортының спорт-сәламәтләндерү лагерьларына –  «К(ИБ)ФУ» ЮББ ФДАББУ «Яльчик»,   «КФТТУ-КХТИ» ФДБББУ «Яшел наратлык», «КФТТУ КАИ» ЮББ ФДБББУ «Икар»,  КДАТУ ЮББ ФДБББУ «Мишә»,  «КДЭУ»  ЮББ ФДБББУ «Шеланга» –  чыгуны оештырды. 

Клиник практикага парентераль вируслы гепатитларны профилактикалау алымнарын кертүгә карамастан, HCV-йогышы, чит илләрдә кебек, шулай ук Россиядә дә күп кенә гемодиализ үзәкләрендә элеккечә шактый киң таралган. HCV диализлы авыручыларның йогышлану дәрәҗәсе, «Россия диализлы җәмгыяте» бөер алмаштыру терапиясе регистрымәгълүматлары буенча, ил буенча уртача 11,6%, регионга карап, 1-4%тан алып 25-50%ка кадәр тәшкил итә.


27
июль, 2018 ел
җомга

2018 елның 30 июлендә 15.00 сәгатьтә Яр Чаллы шәһәрендә «Онкология белән авыручы пациентларга паллиатив ярдәм» дигән Пациент мәктәбе узачак

Бүген шикәр диабеты белән авыручы балалар һәм яшүсмерләр өчен спорт-сәламәтләндерү лагеренең профильле сменасының Ачык ишекләр көне узды. Профильле смена оештыручысы булып «Татарстан Республикасы инвалидларының Диабетик Җәмгыяте» Иҗтимагый оешмасы (җитәкчесе И. Г. Гарипов) тора.


26
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

21нче номерлы «Студентлар» Шәһәр сырхауханәсенең табиблары лекцияләр һәм презентацияләр белән югары уку йортлары карамагындагы лагерьларга – «Икар» (КФТТУ КАИ), «Мёша» (КДАТУ) и  «Шеланга» (КДЭУ) – килеп киттеләр. Сәламәт яшәү рәвешен мәгълүматлаштыру һәм популярлаштыру, нәкъ менә җенси тәрбия культурасы һәм авыруларның профилактикасы, әлеге чараның максаты булдылар. Лекцияләр барышында студентлар тормышында уйланылмаган адымнарның нәтиҗәләренә кагылышлы проблемалы моментлар һәм аларны хәл итү юллары турында сөйләделәр. Студентлар үзләрен борчыган сорауларга җаваплар белән таратыла торган материаларны алдылар.

Озакка сузылган авырудан соң 87нче яшендә Россия Федерациясенең югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе һәм атказанган табибы, Казан медицина университетының  психиатрия һәм наркология кафедрасы профессоры Давыд Моисей улы Менделевич вафат булды.


25
июль, 2018 ел
чәршәмбе

Сәламәт ир – сәламәт милләт. ТРда игълан ителгән Ирләр сәламәтлеге елы дәвам итә. Бүген ТКҮРКХ хезмәткәрләре илле ак шарны күккә җибәрделәр.

Беренче тапкыр Татарстанда җәрәхәтләнгән тез буынының хачсыман сеңер бәйләвечләрен ике бәйләмле пластикасының яңа алымы кулланылды. Операцияне Smith&Nephew компаниясе белән берлектә Республика клиник хастаханәсенең 2нче номерлы ортопедия бүлеге табиблары үткәрделәр. Әлеге операциянең уникальлелеге тез буынының реконструктив хирургиясендә яңа технологияне – алгы хачсыман сеңер бәйләвеченең артроскопик ике бәйләмле пластикасын кулланудан гыйбарәт.

Бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында Татарстан Республикасына дәүләт-хосусый партнерлык буенча  БМО Европа икътисади комиссиясенең эшлекле советы делегациясе визиты кысаларында киңәшмә узды. Киңәшмә дәүләт-хосусый партнерлык потенциалын бәяләүне үткәрү максаты белән уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International