ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2018 ел
җомга

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР сәламәтлек саклау министры урынында Марат Садыйков үзенең беренче әңгәмәсен бирде.

Әлмәттә сәламәтлек саклау отличнигы, медицина хезмәтенең капитаны, элек – Әлмәт ҮРХ баш табиб урынбасары Елена Иван кызы Пряхина 90-яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Елена Иван кызы медицинага 47дән артык ел багышлады. Туган көнен уздыручыны Нефтеград сәламәтлек саклавының үсешенә кыйммәтле өлеш керткәне өчен Әлмәт ҮРХнең баш табибы Рафаэль Габдрахманов, хастаханәнең ветераннар советы рәисе Флера Галләмова, шәһәр Ветераннар советының рәисе урынбасары Надежда Царева котладылар һәм рәхмәт сүзләрен белдерделәр.


29
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Түбән Каманың спорт мәктәпләрендә «Ирләр сәламәтлеге» акциясе узды. Оешмалар тренерлары скрининглы тикшерүләрне, аерым алганда электрокардиографияне, мәни һәм сидек куыгы УТТен, кан тамырлары хирургының карап тикшерүен, биохимик кан анализын, ә 45 яшьтән өлкәнрәк ир кешеләр өчен ПСА дәрәҗәсенә тикшерүне дә уздылар. Тикшерүләрдән тыш, ТКҮРКХ баш табиб урынбасары Йөзем Хәмидуллина һәм ТКҮРКХ кан тамырлары хирургы Руслан Шакиров йөрәк-кан тамырлары авырулары профилактикасы турында сөйләделәр. Катнашучылар сораулар бирделәр һәм белгечләр киңәшләрен алдылар.

Бүген Әлмәт медицина көллиятендә «Шәфкать туташы эше» белгечлеге буенча Бөтенроссия һөнәри осталык олимпиадасының региональ этабы башланды. Ике көн дәвамында республиканың урта медицина белем бирү учреждениеләренең тәмамлаучылары үз осталыкларын күрсәтәчәкләр.

30–31 мартта Казанда «Корстон» КСКАКда (Н. Ершов ур., 1а) халыкара катнашуы белән X Россия фәнни-гамәли «21 гасырда кеше сәламәтлеге» конференциясе узачак. Ике көн дәвамында Израилдән экспертлар һәм Россия төбәкләреннән 1,5 мең белгеч – медицина учреждениеләренең эшләүче табиблары, югары һәм урта медицина уку йортлары кафедраларының укытучылары, ординаторлар һәм аспирантлар – төрле медицина юнәлешләренә багышланган 22 секция эшендә катнашачаклар, сәламәтлек саклауның көнүзәк мәсьәләләрен карап тикшерәчәкләр.

Ярышта Идел Буе федераль округының алты медфармвузларыннан 12 команда катнашачак. Казанга Кировтан, Түбәнге Новгородтан, Оренбургтан, Саратовтан һәм Уфадан студентлар-медиклар җыелачаклар.


28
март, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында медицина учреждениеләрендә янгын куркынычсызлыгының хәле һәм кирәкле янгынга каршы режимны саклап тору буенча бурычлар турында сөйләштеләр. Киңәшмә ТР сәламәтлек саклау министры  урынбасары Илдар Фатыйхов җитәкчелегендә республиканың бөтен медицина оешмаларының җитәкчеләре катнашуы белән узды.

2017 елда яшелүзәнлеләр район сырхауханәләренә 1 млн 200 мең тапкыр килеп киткәннәр. Моның турында Яшел Үзәндә 2017 ел эчендә район сәламәтлек саклавының эш йомгакларына багышланган йомгаклау медицина советында хәбәр иттеләр.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, бөтен дөньяда деменция белән 46 миллион кеше исәпләнә. Галимнәр фаразлары буенча, 2050 елга бу авыру белән интегүче кешеләр саны 3 тапкыр артырга мөмкин. Альцгеймер авыруы картлык акыл зәгыйфлеге очракларының яртысыннан артыгын тәшкил итә.

Татарстанда гражданнарның мәсьәләләре, шикаятьләре һәм тәкъдимнәре буенча «Халык контроле», ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының тәүлек буе эшли торган «кайнар элемтә» телефоны, шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының сайтында «Гражданнар мөрәҗәгате» интернет-кабул итү бүлмәсе эшли.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International