ТР Сәламәтлек саклау министры боерыгы белән Казан шәһ. «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» ДАССУнең баш табиб вазыйфасына Фәрит Шәриф улы Галәутдинов билгеләнде.
Яңа кертүләр аркасында ТКҮРКПХ җитәкчелегенә онлайн режимында кире кайтучы элемтә алырга булышучы махсус мәгълүмати табло ярдәмендә пациентлар сырхауханәләр эше турында җавап калдыра алачаклар. Барлык хәбәрләр хастаханәнең баш табибына компьютерга киләләр.
Казанда Республика фәнни-гамәли «Аллергик авырулар бүген: этиопатогенетик терапиягә фокус» конференциясе узды.
Республика клиник онкология диспансерында пациентлар өчен бердәм номер эшли башлады. Хәзер татарстанлылар 8 (843) 202-3-202 номеры буенча шалтырата алалар.
2018 елның 4 апрелендә 9.00 сәг. «Корстон» КСККда (Казан шәһ., Н Ершов ур., 1а, «Пушкин» залы) халыкара катнашу белән I Республика фәнни-гамәли «Бәйле кешеләрне яңадан социальләштерү һәм яңадан хезмәт интеграцияләү. Наркологик бозылуларны дәвалауның көнүзәк алымнары» дигән конференция булачак.Чара наркология, психиатрия һәм психология өлкәсендә белгечләрне, бизнес һәм башкарма хакимиятнең вәкилләрен тәҗрибә һәм белемнәр белән алмашу өчен берләштерәчәк.
ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «ТР ССМ Республика стоматология сырхауханәсе» ДАССУнең баш табиб вазыйфасына Ләйсән Дамир кызы Моратова билгеләнде. Коллективка яңа баш табибны ТР сәламәтлек саклау министр урынбасары Владислав Виниченко тәкъдим итте.
Университет клиникасының вәкилләре шәһәрнең иң зур сырхауханәсенең эш тәҗрибәсен үзләштерү максаты белән килеп киттеләр. Кунаклар Казан Федераль Университеты ректорының киңәшчесе Адел Вафин һәм «Казан» Университет клиникасының баш табибы Альмира Абашева озатуларында килделәр.
2018 елның 18 апреленнән башлап 20 апреленә кадәр Казан дәүләт медицина университетының Медицина-фармацевтика көллияте җирлегендә «Фармация» урта һөнәри белем бирү белгечлеге буенча укучыларының II Бөтенроссия һөнәри осталык олимпиадасы узачак. Анда Россиянең 30 регионыннан вәкилләр катнашачак.
2018 елның 19 мартыннан башлап 25нә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 9508 чакыру керде. Җәмәгать урыннарына 1246 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 7767– төрле авыруларга, аларның 205 – баш мие кан әйләнешенең көчле бозылуы һәм 61 инфаркт, туры килде.
Бүген республиканың күп шәһәрләрендә мобиль флюорографлар эшләделәр, аларда туберкулезны профилактикалау максаты белән республика яшәүчеләре түләүсез тикшерү уза алдылар. Акция Бөтендөнья туберкулез белән көрәш көненә туры китерелгән.