Сәламәт ир – сәламәт милләт. ТРда игълан ителгән Ирләр сәламәтлеге елы дәвам итә. Бүген ТКҮРКХ хезмәткәрләре илле ак шарны күккә җибәрделәр.
50 яшьтән соң һәр икенче ир кеше мәни бизе аденомасы белән интегә. Елына якынча мең ярым түбәнкамалыны яман шеш алды халәте белән исәпкә куялар. Ирләр ешрак инсультларга һәм инфарктларга дучар булалар. Гомумән, алар озаграк һәм җитдирәк авырыйлар. Чөнки хастаханәләргә сирәгрәк мөрәҗәгать итәләр, һәм ешрак озак дәваламаган паталогия белән кабул итү бүлмәсенә эләгәләр.
Бүген ак шарларны күккә җибәреп, хатын-кызлар-табиблар иртәгә хастаханәгә ирләр дәваланырга түгел, ә сәламәтлекләре турында белергә килерләр дип өметләнәләр.